Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры инвесторлар җәлеп итә

"Мастеровые" рус драма театры үзенең яңа спектакльләрен инвестор белән бергә чыгарырга җыена. Шундый беренче тамашаны чаллылылар февральдә үк карый алачак. Башка спектакльләрдән аермалы буларак, чыгымнарны театр үзе түгел, ә инвестор каплый. Театрның директоры Армандо Диамантэ сүзләренә караганда, андый кеше табылган инде. Билгеле, Казан бизнесмены берьюлы берничә спектакльне инвестицияләргә әзер булуын...

"Мастеровые" рус драма театры үзенең яңа спектакльләрен инвестор белән бергә чыгарырга җыена. Шундый беренче тамашаны чаллылылар февральдә үк карый алачак. Башка спектакльләрдән аермалы буларак, чыгымнарны театр үзе түгел, ә инвестор каплый. Театрның директоры Армандо Диамантэ сүзләренә караганда, андый кеше табылган инде. Билгеле, Казан бизнесмены берьюлы берничә спектакльне инвестицияләргә әзер булуын белдергән. Моңарчы әсәрләрне сәхнәләштерү өчен театр үз акчаларын һәм грантларын кулланган. Дөрес, спонсорлар ярдәме дә булган, ләкин алар, нигездә, элеккеге спектакльләрне яңарту өчен сарыф ителгән. Директор сүзләренә караганда, яңача эшләү инвесторга да, театрга да файдалы булырга тиеш. Инвесторлар җәлеп итү театрның мөмкинлекләрен һичшиксез арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев