Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында сезон ябылды

Чаллы татар дәүләт драма театры чираттагы театраль сезонын Зифа Кадырова повесте буенча Хәбир Ибраһимов сәхнәләштергән "Сагынырсың, мин булмам..." спектаклен күрсәтеп, аншлаг белән тәмамлады. Спектакльдән соң артистлар труппасы традиция буенча, тамашачы алдына чыкты. Шунда ук XXVII театраль сезонга нәтиҗәләр ясалды.

Бу сезонда Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Рәсәй шәһәрләре һәм әлбәттә, Мәскәү шәһәренә гастрольләр уңышлы узды.

Быел коллектив үзенең яраткан тамашачысын түбәндәге иҗат җимешләре белән куандырды: "Ул бит кичә иде.." Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча комедия, "Урман - club" исемле балалар өчен әкият Илгиз Зәйниев, әдәбият классигы Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган "Ай тотылган төндә" драмасы һәм Зифа Кадыйрова повесте буенча Хәбир Ибраһимов инсценировкасы буенча куелган "Сагынырсың, мин булмам..." мелодрамасы бу сезонның соңгы премьерасы булды.

Яр Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова барлык тамашачылар исеменнән театр коллективына рәхмәтен белдерде һәм югары дәрәҗәле бүләкләр белән бәяләде. ТР атказанган артисткасы Раушания Таһирова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының рәхмәт хаты белән бүләкләнде, театрның рәссам-бутофоры Фоат Минһаҗевка Мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен билгесе тапшырылды. Шундый ук билгегә театрның администраторы Вилия Монасыйпова да лаек булды. Шулай ук театрның мактау кәгазьләре белән тавыш операторы Салават Нургалиев белән театр артисты Эдуард Латыйпов бүләкләнде.

9 июньдә театр "Нәүрүз" халыкара театр фестивалендә катнашып, "Ай тотылган төндә" спектаклен күрсәтеп, тамашачыларның җылы алкышларына лаек булды. Театраль сезонның рәсми ябылуына карамастан Чаллы театры үз тамашачыларын спектакльләр белән 9 июльгә кадәр шатландырачак.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев