Чаллы товары Кытай кибетләрендә
Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазье Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең. Комбинаттан әйтүләренчә, Россия күләмендә туалет кәгазье җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән товарның бер...
Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазье Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең.
Комбинаттан әйтүләренчә, Россия күләмендә туалет кәгазье җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән товарның бер өлеше күрше дәүләт сәүдә нокталарына сатырга куелу белән бәйле икән.
Чаллыда эшләнгән туалет кәгазьләрен шулай ук Казахстанда теләп алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев