Чаллы тәрбиячеләре көч сынаша
Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесе уза. Чара балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максаты белән үткәрелә. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова әйтүенчә, бәйгедә катнашу өчен 119 гариза теркәлгән. Тәрбиячеләр үзләре турында мәгълумат, тиешле...
Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесе уза. Чара балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максаты белән үткәрелә.
Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова әйтүенчә, бәйгедә катнашу өчен 119 гариза теркәлгән. Тәрбиячеләр үзләре турында мәгълумат, тиешле документлар җыелмасын һәм "Тәрбияче: һөнәрме әллә сәләтме" темасына багышланган эссе да теркәгәннәр. Нәтиҗәдә, 17 тәрбияче икенче этапка сайланып алынды. Алар 28 ноябрьдан алып 3 декабрьга кадәр бәйгенең алдагы турында үзләрен күрсәтәчәкләр.
- Икенче этапның үзенчәлеге -таныш булмаган балалар белән ачык дәрес үткәрү. Моның өчен тәрбиячеләргә ирекле тема бирелә. Әйтергә кирәк, беренче дәресләрне инде карап уздык. Анда тәрбиячеләр югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәттеләр, - дип бүлеште бәйгенең барышы белән Елена Одинцова.
"Ел тәрбиячесе -2017" финалы декабрьнең уртасында узачак. Анда тәрбиячеләр комиссия әгъзалары каршында мастер-класс һәм презентация күрсәтеп, пресс-конференциядә сорауларга җавап бирәчәкләр. Бәйгенең җиңүчеләренә грамоталар һәм акчага сертификат тапшырылачак. "Ел тәрбиячесе" исемен алган алдынгы тәрбиячеләр бәйгенең зональ этапларында да катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев