Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – тәҗрибәсен республикага

Сүз дә юк, кабатлап торудан һәм искәртүдән әлләни зыян юк. Күп очракларда ул файдага гына. Ләкин инде гамәлгә кергән, бигрәк тә яраткан шәһәреңнең тәүге алгарышы буларак, халык кабул иткән яңалыкны ниндидер "феномен" итеп тәкъдим иткәндә, ачыклык кертәсе килә.

Сүзем безнең Чаллыда ике елдан артык уңышлы гына эшләп килүче күп фатирлы йортлар Советлары турында. Казанда оештырылган махсус үзәктәге белгечләр бөтен республика Советларын, шул исәптән, Чаллы активистларын әлеге "яңалыкка" укытырга җыена. Яшерен-батырын түгел, горурлыкка тиде әлеге хәбәр...

Һәркемгә мәгълүм: күп фатирлы йортлар Советлары республикада беренчеләрдән булып, безнең шәһәрдә барлыкка килде. Әлеге оешмалар, иң беренче чиратта, идарә компанияләренең эш принципларына карата халыктан килгән гозерләрне исәпкә алып һәм төп проблемаларны оешма җитәкчеләре белән турыдан-туры хәл итү мөмкинлеген эшкә җигү максатыннан чыгып төзелде. Бу эштә беренче эзне дә нәкъ менә безнең белгечләр салды, шуңа күрә алга таба Чаллы тәҗрибәсен уртаклашу, без ирешкәннәрне уртак уңыш өчен куллану файдага гына булачак. Иң мөһиме, әлеге ачышның Чаллыныкы икәнен һәркем белергә тиеш, минемчә.

Әлбәттә, бу өлкәдә бик зур һәм колачлы эш алып барыла. Бүгенге көндә "Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле төбәкара үзәге" коммерцияле булмаган партнерлыгы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын хәл итүдә халыкка җитди ярдәм күрсәтелә. Әлеге эшчәнлекнең төп юнәлешләре буларак, "кайнар элемтә"ләр оештырыла, аеруча кызыксындырган сораулар буенча, шулай ук юридик темаларга консультацияләр үткәрелә.

Ә булачак семинарга килгәндә, бу бик тә вакытлы һәм кирәкле гамәл. Чөнки әлеге укуларда белгечләр Торак кодексының нигезләрен, энергия сакланышына бәйле темаларны өйрәнәчәкләр. Юридик гамәли эшчәнлектә катнашу, шулай ук күп фатирлы йортлар Советлары җитәкчеләре белән идарә компанияләре арасындагы багланышларны ныгыту турында фикер алышу да күздә тотыла. Иң мөһиме, әлеге укулар бушлай һәм семинар йомгаклары буенча барлык белгечләргә дә махсус сертификатлар һәм методик белешмәләр тапшырылачак. Ә инде Чаллы тәҗрибәсен бөтен республика кабул иткән икән, моңа сөенергә һәм, әлбәттә, горурланырга гына кирәк.

2015 ел дәвамында коммуналь хуҗалык төзелеш көллияте базасында 1000гә якын кеше белем алыр дип планлаштырыла.

Көллиятнең адресы: Большая Шоссейная, 14 (3 кат), җылылык-энергетика ресурсларын исәпләү приборлары белән махсус җиһазланган кабинет.

Укырга язылу өчен телефон: + 7 (843) 236-29-97.

Адрес: Казан, Лобачевская урамы, 10 в

Сайт: obcontrolr.ru

E-mail: obcontrolr@mail.ru

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев