Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Татарстан символларын файдаланып, өстәл уены ясаган

Чаллы шәһәрендәге 24 нче урта мәктәптә эшләп килүче "Туган як" бизнес-компаниясе Татарстан символларын файдаланып, өстәл уенын ясаган. Ул уенда татар өчпомагы да, танылган Сөембикә манарасын да күреп булачак. Укучы балалар әлеге проектны "Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт" семинарында күрсәткән. Бу хакта семинарны оештыручылардан берсе - Казанның "Яшьләр казанышы" иҗтимагый үзәгеннән хәбәр...

Семинар Чаллының "Шатлык" Яшьләр үзәгендә уздырылган. "Син - эшмәкәр" федераль программасы кысаларында, аны шәһәр хакимиятенең Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, Татарстан Яшьләр эшләр һәм спорт, Икътисад министрлыклары ярдәме белән Чаллының Укучыларны һәм студент яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге, һәм, шулай ук Казанның "Яшьләр казанышы" иҗтимагың оешмасы оештырган.

Семинарга Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге мәктәп бизнес-компанияләреннән 100 дән артык яшь эшмәкәр җыелган. Өч көнлек программа барышында аларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өйрәтү өчен лекцияләр, мастер-класслар уздырылган, укучылар үз проектлары белән таныштырган. Чаллының 24 нче мәктәбе Татарстан символларын файдаланып төзегән өстәл уены аеруча кызыксыну уяткан. Бу укучы балалар белгәннәренә аннан соң үз мәктәпләренә кайтып, яшьтәшләрен өйрәтергә тиеш булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X