Шəhри Чаллы

Чаллы урамнарын чистарталармы?

Быел кыш иртә килеп Чаллы халкын шаккатырды. Октябрь ахырында ук инде җиргә кар ятты. Эреп бетәр төсле иде - ялгышканбыз. Октябрь ахырыннан ук кар көриләр, юл себерәләр, бозлавыкларны "эшкәртәләр"...

Шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафаил Кыямов сүзләренә караганда, техника инде көздән үк әзерләп куелган. Барлыгы - 157 данә машина, шуларның 136сы кышкы чорда юлларны тәртиптә, чиста тоту өчен махсуслашкан...

6,7 декабрьдә кар иште генә. Нормадан тыш яуды, дип әйтәләр. Бер атналык, бер айлык норма һәм башкалар. Кар чистартырга тиешле техника җитешә алмады.

Кар, кар асты боз, машиналар чанага утырган сыман шуып кына йөрде. Һәлакәтләр дә килеп чыкты. Беренче юлда берьюлы ике КамАЗ, ГАЗель, бер җиңел машина бәрелеште. Шәһәр эчендә Тынычлык урамында иртәнге якта ике җиңел машина бәрелешеп шактый бөке хасил иткән иде. Шулай да һәлакәтләр саны чаң сугарлык дәрәҗәдә күп булмады дип искәртә җирле юл иминлеге идарәсе. Һава торышы начар, юллар әле чистартылырга өлгермәгән вакытларда юл кагыйдәсен бозмау аеруча мөһим. Иң төп өч кайгыдә: тизлекне арттырмаска, бер машина белән икенче машина арасындагы ераклыкны сакларга, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне алдан ук киметә башларга.

Беренче юл өчен "Трест Комдорстрой" ябык акционерлык жәмгыяте җаваплы. Аларның карамагында бүген 14 махсуслашкан техника. Гадәттә шушы техника Чаллы өлешенә туры килгән төп юлны чистартырга өлгерә. Кар бертуктаусыз күп яуса гына эш озакка сузылырга мөмкин.

6-7 декабрьдә шактый халык машиналарын кабызып та тормады. Эшләренә машиналарын ишегалдында калдырып, шәһәр траспорты белән, кайберәүләр исә такси чакыртып баруны кулай күрде. Бу үзе бер проблема тудырды: ишегалларын чистарту кыенлашты.

Тагы бер мәсьәлә, кайбер кешеләр машиналарын шәһәр эче юлларының читендә дә калдырып китәләр, дип зарлана урам чистартучылар. Кайбер машиналар озак торып кар көртләренә күмелеп калган.

"ПАД" ның Үзәк район буенча җаваплы җитәкчесе Алмаз Сәүбәнов сүзләренә караганда, төп мәшәкатьне нәкъ менә шул "карт көртләре" тудыра да икән. Болар бигрәк тә Беляев урамы, Халыклар дуслыгы проспекты, Шамил Усманов урамнарында күп.

- Менә шуңа күрә юлларны чистарту эше кыенлаша, юллар тарая, полосалар кими, - дип сөйли җитәкче.

Әгәр машина хуҗалары машина кую кагыйдәсен бозалар икән, проблема тиз арада хәл ителә - эвакуатор килә дә алып китә. Моның өчен штрафлар да шактый каралган. Кагыйдә бозган өчен - 2 мең сум, эвакуаторга - 2 мең, штрафстоянкада торган өчен тагын шулкадәр җыелырга мөмкин. Монысы аңлашыла. Ә менә кагыйдә бозылмаган очракта нишләргә? "Машина куярга ярамый" дигән юл билгесе юк, машина бернинди кагыйдәне дә бозмаган, ә чынлыкта каршылык барыбер тудыра - юлны чистартырга комачаулый. Мондый чакта бердәнбер чара - машина хуҗаларын кисәтү һәм аларның намусларына өметләнү, ди хезмәткәрләр. Бу турыда ЮХИДИ идарәсе кат-кат искәртә дә инде.

- Чаллы халкыннан машиналарын юл кырыенда озак вакытка калдырып китмәүләрен сорыйбыз. Әлеге машиналар кар чистарта торган машиналарга комачау итә, - ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Гайнуллин. Ярый да бит тыңласалар...

Бу атна уртасында кар күп яуган көннәрне, аерым алганда, 7 декабрьдә, рәсми булмаган мәгълүматләргә караганда, юллардагы карларны чистартырга барлыгы 70тән артык техника чыккан. Алар гына өлгереп бетә алмады, билгеле. Юл кырыйларын эттереп чыгарга чак-чак җитештеләр. Анда да кайбер юлны борылып уза торган урыннарда өелеп калып, машиналар борыла алмый интекте.

Бары 8 декабрьгә генә күпчелек юлларны чистартып бетерү бәхетенә ирештеләр. Кичә исә кар яумады, һава температурасы -26 градуска кадәр төште. Быел алай ук салкын булганы юк иде әле. Ләкин юллар чистартылып бетмәгәч, салкын булуга кармастан, эшләргә туры килә. "ПАД" идарәсе китергән мәгълүматләргә күз салсак, 8 нче декабрьдә үзәк районда - 17, Автозавод районында - 15, Комсомол районында 11 техника юл себерүгә чыккан. Бозлавыкны ком, тоз тагын башка махсус сыекчалар белән эшкәртүгә - 4 (нигездә күпергә менү төшү урыннары, әйләнгечләр, борылыш-чатлар, тукталыш урыннары эшкәртелә) техника чыгарылган. Кар ташу белән 43 машина мәшгуль. Җәмгысы - 97 техника.

8 декабрьдә 4314 кубометр кар ташылган. Бу - 322 рейс ясалган дигән сүз. Сезон башыннан бүгенге көнгә кадәр барлыгы 52 мең кубометр кар шәһәрдән чыгарылган. Рейсларны санасак - 4 меңгә якын җыела.

Алда озын кыш. Безне әле табигать тагы да сынар. Барысына да әзер булыйк.

Фоат Шамилев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: