Шəhри Чаллы

Чаллы урамнарында зур автобуслар арта

"Пассажирские перевозки" ачык акционерлык җәмгыяте яңа 6 нчы маршрутта пассажирлар санын өйрәнә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, кешеләр санына карап урта сыйдырышлы автобусларны файланануга кертү турында сүз алып барыла. Хәзерге вакытта мондый автобус "1" маршруты буенча гына йөри.

Яңа автобус "Vеctor Next" компаниясендә эшләнгән, урта сыйдырышлылар төркеменә керә, барысы 53 кешегә исәпләнгән. Ул пассажирлар саны аеруча күп булган сәгатьләрдә йөриячәк. Моңа кадәр транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ирбраһимов, шәһәр урта сыйдырышлы автобусларны маршрутларга кертү буенча планлы эш алып барачак дип белдергән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: