Шəhри Чаллы

Чаллы Уставында үзгәрешләр көтелә

Чаллыда шәһәр Уставына үзгәрешләр кертүгә багышланган халык тыңлаулары үтте. Анда депуталар, хакимият вәкилләре, шәһәр студентлар советы әгъзалары һ.б. катнашты. Шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева белдерүенчә, Устав 2015 елның 8 декабрендә кабул ителгән һәм аңа соңгы ун ел эчендә 16 тапкыр төзәтмә кертелгән. Бу юлы шәһәрнең төп документында берюлы унбиш үзгәреш...

Чаллыда шәһәр Уставына үзгәрешләр кертүгә багышланган халык тыңлаулары үтте. Анда депуталар, хакимият вәкилләре, шәһәр студентлар советы әгъзалары һ.б. катнашты. Шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева белдерүенчә, Устав 2015 елның 8 декабрендә кабул ителгән һәм аңа соңгы ун ел эчендә 16 тапкыр төзәтмә кертелгән.

Бу юлы шәһәрнең төп документында берюлы унбиш үзгәреш чагылыш тапты. Аның сигезе терминнарга һәм сүзләрнең грамматик формаларына кагылды. Шулай ук «Депутат» 31 нче санлы матдәгә дә төзәтмәләр кертелде. Аның нигезендә халык ышанычлысы коррупция кануны тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне катгый үтәргә бурычлы, юкса депутатның вәкәләтләре туктатылачак.

Шәһәр хакиме уранбасарларына карата да үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде. Моңа кадәр алар икәү булса, киләчәктә ул даими эшләүче бер генә кеше булырга тиеш.

Бюджетка кагылышлы төзәтмә дә бар - хәзер аның проекты да рәсми рәвештә бастырылырга тиеш. Уставка кагылышлы бу һ.б. үзгәрешләр Шәһәр Советы утырышында расланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: