Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары Менделевск шәһәрендә әдәби очрашуда катнашты

Балалар Иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты...

Балалар Иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Бәшәр, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы педагогика университеты доценты, җырчы, галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗановалар чакырылга иде. Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Лилия Федоровна Галиева һәм Балалар Иҗат үзәге директоры Айдар Сәфәргалин да катнашты. Язучылар иҗатын чагылдырган тирән эчтәлекле презентацияләр аша тамаша залына җыелган укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр шагыйрьләрнең һәр шигыре серле бер дөнья икәненә тагын бер кат инандылар. Ижевка авылы һәм 7 нче санлы мәктәп укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга эчкерсез җавапларны ишеттеләр. Әдәбият сөючеләр танылган әдипләр, аларның иҗатлары, «Көмеш кыңгырау» газетасының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. Әдәби-музыкаль кичә авторларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм җырчы Айдар Сәфәргалин башкаруында яңгыраган җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Очрашуда актив катнашкан балаларга язучылар китапларын бүләк итеп бирделәр. Балалар иҗат үзәгенең директоры кунакларга «Рәхмәт хаты» тапшырды. Менделеевлылар район, шәһәр мәктәпләре, китапханәләр белән берлектә киләчәктә әдәби чаралар үткәрү дәвамлы булачагын әйттеләр. Кичә соңында бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев