Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучыларының үз “йорты” булачак

Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көндә иҗат әһелләре җыелып сөйләшер өчен дә бүлмәсе юк. Совет заманында бирелгән бүлмәне моннан 10-15 ел элек алдылар. Язучыларның җыелу урыны булып шәһәр китапханәсе яки Чаллы Татар дәүләт драма театры биналары булды. Хәзер язучылар урамда калдылар, дисәк тә ялгыш булмас. Оешманың җитәкчесе Факил Сафин иҗатташларын "Көмеш...

Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көндә иҗат әһелләре җыелып сөйләшер өчен дә бүлмәсе юк. Совет заманында бирелгән бүлмәне моннан 10-15 ел элек алдылар. Язучыларның җыелу урыны булып шәһәр китапханәсе яки Чаллы Татар дәүләт драма театры биналары булды. Хәзер язучылар урамда калдылар, дисәк тә ялгыш булмас. Оешманың җитәкчесе Факил Сафин иҗатташларын "Көмеш кыңгырау" газетасының редакциясендә үз бүлмәсендә кабул итә.

Узган атнада ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән очрашып сөйләште. Хаким тиздән язучылар оешмасына бүлмә биреләчәге турында әйткән. Шулай ук ул җиһазлар һәм компьютер белән дә тәэмин итәбрбез, дигән вәгъдә биргән. Данил Салихов сүзләренә караганда Чаллы язучылары иҗатына шәһәр хакимияте зур игътибар бирәчәк һәм ярдәм кулын сузачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев