Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 67 автобусны урлау буенча суд эше башланды

Чаллы шәһәр судында "Экспресс-Кама НЧ" һәм "ПАК-Инвест" предприятиеләренең элеккеге директоры, 49 яшьлек Фәргат Нәбиевка карата җинаять эше карала башлады. Ул "Хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдәге мошенниклык" маддәсе буенча гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 һәм 2014 елларда Нәбиев, фирма җитәкчесе буларак, оештыручыга әйтмичә,...

Чаллы шәһәр судында "Экспресс-Кама НЧ" һәм "ПАК-Инвест" предприятиеләренең элеккеге директоры, 49 яшьлек Фәргат Нәбиевка карата җинаять эше карала башлады. Ул "Хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдәге мошенниклык" маддәсе буенча гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Тикшерү фаразлары буенча, 2013 һәм 2014 елларда Нәбиев, фирма җитәкчесе буларак, оештыручыга әйтмичә, үзенә караган предприятие белән автобусларны сату-алу килешүе төзегән. Килешү нигезендә "Экспресс-Кама НЧ" фирмасы "ПАК-Инвест" предприятиесенә 67 "НефАЗ" автобусын, базар бәясе 32,6 млн булып, бары 7,5 млнга саткан. Әмма күрсәтелгән сумма автобусларны саткан фирма хисабына кермәгән. Шулай итеп, автобусларны үз фирмасына теркәп, гаепләнүче аларны өченче кешеләргә яңадан саткан.

Нәбиев үз гаебен танымаган. Тикшерү барышында 56 автобус законлы хуҗасына кайтарылган, тагын 11нә арест салынган. Гаепләнүченең шулай ук гомуми 13,8 млн сумлык өч җир кишәрлеге һәм ике торак йорты сакка алынган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/11/138492/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X