Шəhри Чаллы

Чаллыда 7 яшьлек бала тәрәзәдән сикерә

Бүген Чаллыда 7 яшьлек малай әти-әнисенең талашуына түзә алмыйча тәрәзәдән сикерә. Җир өслеген куе үлән каплаганга гына кечкенә шәһәрдәшебез исән кала. Малайны тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып киләләр.

Аның хәле канәгатьләнерлек. Әлеге гаилә шәһәргә ай ярым элек Лениногорск районыннан күчеп килгән була. Мәгълүм булганча, гаиләдә орыш-талаш очраклары еш күзәтелә. Хәзер ата-аналарга чаллы хокук сакчылары алдында җавап тотарга туры киләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: