Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда адвокат офисында кешеләрне кыйнауда гаепләнүче полицискийлар суд каршына баса

Чаллыдагы адвокат офисына килүчеләрне кыйнауда гаепләнүче полиция хезмәткәрләре эше мәхкәмәгә тапшырылган. Оешкан җинаятькә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Тимур Гарифуллин белән Илһам Сафин Русия җинаять кодексының өч маддәсе: көч һәм махсус чаралар кулланып, авыр нәтиҗәләргә китергән вазифа кысаларыннан чыгу (җинаять кодексының 3 бүлеге, 286 маддә), алдан килешеп бер төркем кешеләр тарафыннан...

Чаллыдагы адвокат офисына килүчеләрне кыйнауда гаепләнүче полиция хезмәткәрләре эше мәхкәмәгә тапшырылган.

Оешкан җинаятькә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Тимур Гарифуллин белән Илһам Сафин Русия җинаять кодексының өч маддәсе: көч һәм махсус чаралар кулланып, авыр нәтиҗәләргә китергән вазифа кысаларыннан чыгу (җинаять кодексының 3 бүлеге, 286 маддә), алдан килешеп бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган канунсыз корал әйләнеше (2 бүлек, 222 маддә), оператив-тикшеренү нәтиҗәләрен һәм дәлилләрен бозып күрсәтүдә (303 маддә) гаепләнә.

Эш Татарстан Югары мәхкәмәсендә ябык ишекләр артында каралачак.

Тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, 2016 елның 17 августында Тимур Гарифуллин, Илһам Сафин һәм ОМОН хезмәткәрләре утлы корал белән Чаллының адвокатлар офисына бәреп кергән. Алар банк хезмәткәрләрен егып, кулларын богау кидергән. Бинадагы тагын ике кешене бер сәбәпсезгә кыйнап ташлаганнар. Бу эш нигезендә барлыгы 5 кеше зыян күргән дип табылган. Берсенең тугыз кабыргасы сынган.

Тикшерү материалларына караганда, 2017 елның февралендә Гарифуллин белән Сафин канунсыз рәвештә "Иж-5" коралы кисемен сатып алып, хөкем ителүчегә кесә телефоны тапшырган. Ул канунсыз корал сәүдәсендә катнашу гаебен үз өстенә алырга ризалашкан кешене табарга тиеш булган. Соңрак полиция хезмәткәрләре бер җирле кешене җинаятьне үз өстенә алырга күндергән. Аңа карата "Канунсыз рәвештә корал алу һәм саклау" маддәсе нигезендә (Русия җинаять кодексының 1 бүлеге, 222 маддә) җинаять эше ачылган. Зыян күрүчеләр полиция хезмәткәрләренең кирәкле күрсәтмә сорап даими рәвештә янауларыннан зарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев