Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Альп йорты стилендәге чаңгы базасы төзеләчәк

Яр Чаллы проектчылары Яр буе паркында төзеләчәк күпфункциияле чаңгы комплексының төп бинасы нинди булачагын сөйләде. Аннан барлык шәһәр халкы файдалана алачак. Икенче бина исә профессиональ спортчылар өчен, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Хәзерге вакытта Чулман проспектында, " Урман" тукталышы районында комплексның беренче бинасы төзелә. Төзелеш ел башында республика акчасы...

Яр Чаллы проектчылары Яр буе паркында төзеләчәк күпфункциияле чаңгы комплексының төп бинасы нинди булачагын сөйләде. Аннан барлык шәһәр халкы файдалана алачак. Икенче бина исә профессиональ спортчылар өчен, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.

Хәзерге вакытта Чулман проспектында, " Урман" тукталышы районында комплексның беренче бинасы төзелә. Төзелеш ел башында республика акчасы хисабына башланган. Чаллы архитекторлары стандарт проектны (авыл клубы бинасын) үзгәрткән, бинаның алдын, шәһәргә һәм табигатькә яраклаштырып, заманча итеп ясаган. Объектны альп шалесы (йорт) стилендә төзегәннәр, ул тау чаңгысы базасын хәтерләтә.

Бу беркатлы төп бинада чаллылар өчен прокатка чаңгы биреләчәк, гардероб, бәдрәф, кечкенә кафе һәм медицина пункты, спорт җиһазлары саклау өчен инвентарь бүлмәсе урнашачак. Биредә бер үк вакытта 80 кеше хезмәттән файдалана алачак.

Шулай ук бу территориядә проект буенча спортчылар өчен аерым чаңгы базасы төзү дә каралган.

Күпфункцияле комплексны ачу Татарстан көненә планлаштырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144318/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев