Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә. Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән.

Машинаның 22 яшьлек йөртүчесе борылышта кисәк тормазга баскан, шул сәбәпле баласын Кама балалар медицина үзәгенә озата баручы салондагы 28 яшьлек хатын-кыз егылган һәм баш мие җәрәхәте алган. Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев