Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар технопаркы ачылды

Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты. Искәртеп үтик, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм...

Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын чынга ашыру өчен сынау төбәге булды. Беренче ике технопарк ноябрь ахырында Ханты-Мансийскида һәм Нефтеюганскида ачылды.
Технопаркның төп максаты - яшьләрнең фәнни иҗаты, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм өйрәтү, аларга үсеш өчен шартлар булдыру. Биредә мәктәптән үк галим, программист, роботехник, инженер, авиаконструктор, нефтьче, нейрохирург, биотехнолог итеп тәрбияләргә була.
Татарстанда беренче технопаркны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың мөһим булуын билгеләп үтте. Ул бу технопарк проектын чынга ашыруда катнашкан барлык хезмәтләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Бу Стратегик инициативалар агентлыгы белән безнең чираттагы проект. Бүген Татарстанда беренче балалар технопаркы ачылды. Безнең авиатөзелеш, вертолет төзелеше һәм башка өлкәләрдә эшләүче эре предприятиеләр бу башлангычларны хуплар, дип ышанам.
Рөстәм Миңнехановка һәм Мәскәү кунакларына учреждениенең 8 лабораториясен дә күрсәттеләр. Президент биредә укырга керешкән укучылар белән шәхсән аралашты. Уку елында автошәһәрнең 10 мәктәбеннән барлыгы 420 укучы укый ала.
Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов билгеләп үткәнчә, бу технопаркта һәр теләгән укучы үз көчен сынап карарга тиеш. "Безнең шәһәрдә балалар һәм яшьләргә өстәмә белем бирүнең яңа формалары кулланыла. Мондый технопарк пәйда булгач эшләр тагын да яхшырак барыр дип уйлыйм", - диде ул.
"Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Россиядә шундый технопарклар эшләү проектын күз уңында тота. Без укучылар өчен бу проектны кызыклы итәргә тырыштык. Россия Президенты Владимир Путин мондый проектларга зур өметләр баглый. Мин барыгызга да уңышлар телим укучылар үзләрен һәм технопаркны бөтен дөньяга танытсын", - диде Галина Махакова.
2016 елда Россиядә өстәмә белем бирү буенча шундый 6 үзәк ачылачак. Сынау проектлары Татарстан, Алтай крае, Мәскәү өлкәсе, Новосибирскида чынга ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев