Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларның өйләреннән качу очраклары арткан

Һәрбер әти-әни өчен үз баласыннан да кадерлерәк кеше дөньяда, мөгәен, юктыр. Алар аны ашата, киендерә, укыта, күңелен күрү өчен барысын да эшли. Ә кайбер балалар, рәхмәт әйтәсе урынына, өеннән чыгып киткән җирдән әйләнеп кайтмыйлар. Агымдагы елда андый егет-кызларның саны арткан.

Узган елны өйләреннән шундый 44 балигъ булмаган бала киткән булса, быел аларның саны 47гә җиткән. Шунысы аяныч: аларның күбесе өйләреннән берничә тапкыр китеп югала торган булган. Сәбәбе: әти-әни арасында туган аңлашылмаучанлык, беренче мәхәббәт.

- Еш кына өйләреннән киткән балалар баштагы мәлдә дусларында куналар. Барыр урын тапмаган очракта подъездларда йоклаудан да тартынмыйлар. Кайбер очракларда шәһәрдәшләребез, аларны җәлләп, үз фатирларында да кундыралар. Бала уйламыйча эш итә, ә әти-әниләр урын таба алмыйча кайгыра, аларны эзли. Шуңа да барлык шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр фатирыгызда чит бала, ягъни улыгыз яки кызыгызның дусты кунып кала икән, моның турыда аның әти-әнисенә шалтыратып хәбәр итегез! Полициягә дә әйтергә була. Үпкә хисе корбаны булып, яшьләр нинди фаҗигаләргә юлыга аласын аңлап җиткермиләр. Шуңа да аларны аяныч хәлләрдән саклап калырга кирәк, - дип әйтә Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев