Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда батут үзәгенә карата җинаять эше кузгатылды

Балалары булган ата-аналар арасында шактый популяр булган "Внебопарк" батут үзәгендә куркынычсызлык кагыйдәләре тулысынча үтәлмәве ачыкланган. Әлеге очрак буенча ике җинаять эше кузгатылган. Бу үзәк эшендәге закон бозу очраклары турында Яр Чаллы тикшерү бүлегенә ата-аналардан ике гариза кергәч билгеле булган.

16 май көнне биредә 12 яшьлек малайның умырткасына зыян килгән. Икенче очрак 13 яшьлек кыз бала белән бәйле. Хәзерге вакытта башка шундый очракларның булу- булмавын ачыклау буенча эш алып барыла. Әгәр әлеге үзәктә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле зыян күрүчеләр булса, бу турыда тиешле органнарга хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X