Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда берәү террористларга акча җибәргән

Чаллыда яшәүче 41 яшьлек инвалид Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына акча җибәргән. Психик яктан тулы булмаган бу кеше хәзер мәҗбүри рәвештә хастаханәдә дәвалана. Ул инде 2014 елда да Дагестанда яшәүче берәүгә бер мең сум акча җибәргән булган. Акча югарыда телгә алынган оешманы финанслауга китә дип уйлаган. Инвалидның акча җибәрүе хакында...

Чаллыда яшәүче 41 яшьлек инвалид Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына акча җибәргән. Психик яктан тулы булмаган бу кеше хәзер мәҗбүри рәвештә хастаханәдә дәвалана. Ул инде 2014 елда да Дагестанда яшәүче берәүгә бер мең сум акча җибәргән булган. Акча югарыда телгә алынган оешманы финанслауга китә дип уйлаган.

Инвалидның акча җибәрүе хакында ФСБ да белеп алганнар һәм 28 декабрьдә аңа карата "Террористик эшчәнлеккә ярдәм иткән" дигән статья нигезендә җинаять эше ачканнар.Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Хокук саклау органнары бу кешенең исем-фамилиясен әйтүдән тыелып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев