Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Безнең йөрәкләрнең җылысы” акциясе башланып китте

1 сентябрьдән Чаллыда "Безнең йөрәкләрнең җылысы" ("Тепло наших сердец") дип аталган хәйрия акциясе башланып ките. Аның оештыручылары шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре. Акция кысаларында, төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә чиста, юылган өс киемнәре, таушалмаган кышкы аяк киемнәре һәм җылы кием-салымнар җыю үткәрелә.

Шәһәрдәшебез Оксана исә бирегә яңа киемнәр китереп биргән. "Быел гына яз аенда туганыма дип җылы өс-киеме бүләк иткән идем. Киеп карап алмагач шулай бит инде ул, шактый зур булып чыкты. Ләкин, кире илтеп тапшырыга ашыкмадым. Нәкъ менә мохтаҗларга бирү теләге туды үземдә. Берәр көнне илтеп бирермен дип алып куйдым. Ләкин вакыт тыгызлыгы, эш күплеге белән онытылган. Әлеге акция турында ишетү белән әйтелгән урынга киттем. Куртка белән чикләнеп калмыйча, җылы оекбашлар да сатып алдым. Кызганыч түгел, файдасын гына күрсеннәр" - ди ул. Шәһәрдәшләребез алып килгән кием-салымнар берсе дә эзсез югалмый. Аларны, акция тәмамлану белән, "Перекресток" даими тору урыны булмаганнар үзәгенә илтәчәкләр. "Шәһәрдәшләребез алып килгән кием-салымнар барысы да безнең приютта яшәүчеләргә тапшырылачак. Бездә, ниндидер аянычлы сәбәпләр аркасында ярдәмгә бик мохтаҗ кешеләр яши. Инде менә көз аена да аяк атладык, салкыннар башланды. Көн арты көн, кышка да озак калмый. Күпләргә җылы өс-киемнәре кирәк. Мондый хәйрия акцияләренә без чыннан да мохтаҗ. Һәр ярдәм иткән кешегә рәхмәт әйтәбез", - ди приют җитәкчесе Гөлнара Мифтахова.

Шәһәрдәшләребез арасында ярдәм кулып сузырга теләүчеләр саны аз булмавы сөендерә. Алып-килгән әйберләрне салу өчен куелаган махсус тартмалар буш тормый. Көн саен диярлек, кичкә тартмачыклар тулы була. Шулай ук, әлеге акциянең спонсоралыр да бар. Җыелган әйберләрне илтән вакытта, алар, бәйрәм рухы булдыру максаты белән, мохтаҗларга чәй табыны да әзерлиячәкләр. Бу эштә дә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала.

Ил төкерсә-күл була, ди татар халкы. Кешенең әздән генә дә, бер яхшы сүздән, бер җылы караштан гына да күңеле була. Ә мондый акцияләр белән ни дәрәҗәдә изгелек эшләүне аңлатыр өчен сүзләр артыктыр, мөгаен. "Безнең йөрәкләрнең җылысы акциясе" 10 октябрьгә кадәр дәвам итә. Теләге һәм мөмкинлеге булган һәр кеше олылар өчен җылы кием-салымнарны шәһәребезнең тарихи-туган якны өйрәнү музеена тапшыра ала. Оештыручыларның сүзләренә караганда, киемнәрнең яңа гына кибеттән сатып алынган булуы шарт түгел. Һәрберебезнең өендә ташларга кызганыч булган кием-салымнар урын алган киштәсе бардыр. Иң мөһиме таушалмаган, чиста-пөхтә булсын. "Перекресток" приютында яшәүчеләргә, җылы өс киемнәре тапшырып без аларның тәннәрен генә түгел, ә йөрәкләрендә җылыта алачакбыз бит.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X