Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәйрәм чаралары гөрли

Бүген илебез Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Чаллыда тантаналы чаралар көн буена дәвам итәчәк.Бәйрәм көндезге унда Ватан-Ана мемориалы янында тантаналы митинг белән башланып китте. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде.

"Егерменче гасырның иң куркыныч афәте булып саналган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, тарих төпкелләрендә калып, ерагайганнан-ерагая бара. Әмма вакыт безнең яшәешебезне тамырдан үзгәртергә сәләтле булса да, Хәтер алдында көчсез. Бөек Ватан сугышы һәркайсыбызның гаиләсенә ничек тә булса кагылганга, аңа битараф кешеләр юктыр ул. Халкыбызның сугыш, фашизм белән тиңсез көрәштәге күргәннәре беркайчан да онытылмас", - диде Чаллы башлыгы.

Чаллылылар белән Бөек Җиңү бәйрәме шатлыгын бүлешергә килгән ТР икътисад министры Артём Здунов ветераннарга һәм мәйданга җыелган халыкка Президент Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Бәйрәм мәйданында төрле хәрби көчләр вәкилләре, шәһәрнең уку йортлары, хәрби техника катнашындагы парад Җиңү көненә багышланган митингның аерым бизәге булды. Россия Эчке эшләр идарәсенең полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны, ЮХИДИ идарәсе, Янгын куркынычсызлыгы хезмәте гарнизоны, чик гаскәрләре ветераннары, яшь кадетлар, студентлар һәм укучылар - утны-суны кичкән солдатлар алдында төз адымнар белән марш узуны һәркем үзе өчен зур дәрәҗә буларак кабул итте. Ватан-Ана мемориал комплексы мәйданындагы тантана Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Аннары шәһәрдәшләребез "Азатлык" мәйданында, Җиңү паркында солдат боткасын авыз итәргә таралашты. Биредә көндезге уникедә бәйрәм конөерты да башланып китте. Урында ук балалар өчен күңел ачу чаралары да эшләде. Моннан тыш, шәһәрдәшләребез ретро һәм хәрби автомобильләр белән дә хозурлана алдылар. 15:00 сәгатьтә биредә "Үлемсез полк" акциясенә старт бирелде.

"Шәһри Чаллы" фотолары:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X