Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чегәннәр күбәеп киткән

Чаллыда чегәннәр күбәеп киткән. Бу хакта газета укучыларыбыз шушы милләттән булган кешеләрнең урамнарда алтын әйберләр сатып йөрүләренә һәм киләчәгеңне әйтәм, дип багучылык белән шөгелләнүләренә тап булулары хакында хәбәр иттеләр. Чегәннәр күпчелек җәй айларында бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөреп кәсеп итәләр. Алар алдашырга да күп сорап тормыйлар. Укучыбыз Сәлимә ханым чегән...

Чаллыда чегәннәр күбәеп киткән. Бу хакта газета укучыларыбыз шушы милләттән булган кешеләрнең урамнарда алтын әйберләр сатып йөрүләренә һәм киләчәгеңне әйтәм, дип багучылык белән шөгелләнүләренә тап булулары хакында хәбәр иттеләр.

Чегәннәр күпчелек җәй айларында бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөреп кәсеп итәләр. Алар алдашырга да күп сорап тормыйлар.

Укучыбыз Сәлимә ханым чегән хатыны йогынтысына бирелүен сөйләде. Аны ГЭС бистәсенең Универсам тукталышында туктатып "синдә бозым бар, тиздән үләчәксең," дип куркыталар. Чегән хатыны тиз арада Сәлимәнең башыннан чәч бөртеген алып "сихерли" башлый. Шушы чәчне бер меңлек акчага төреп үзенә бирергә куша, аны төн уртасында кеше күп йөри торган сукмакка ташлыйм һәм синең чирең бетә, диеп әйтә. "Үзем дә сизми калдым, ди Сәлимә. Сумкамнан акча алып чәчне төреп чегәнгә бирдем.Әллә гипнозландым инде". Чегән хатыны корбанының акча янчыгына күз салмый калмый әлбәттә, ул тагы киләчәгеңне әйтәм, учыңа тагы бер меңне сал, дип Сәлимәне читкәрәк алып китә. "Шунда гына айнып киттем, бу мине алдый, дип акчамны кире сорый башлаган идем, тотынды чегән мине каргарга, түзә алмый тизрәк җир асты үтү юлына төшеп киттем".

Икенче бер укучыбыз, Чаллы урамында чегәннәр утырган машинаның туктап, Молдовиядан килүләре бер тиен акчасыз калулары һәм үзләре өчен алган савыт-сабаны сатырга мәҗбүр булабыз, дип бәйләнүләре хакында сөйләде. "Арзанга гына бирәбез, балаларыбыз ач, дип башымны катырдылар", диде ул.

Чыннан да Чаллыда җәен акча эшләргә килгән гостролер чегәннәрдән сак булырга кирәк. Үзебездә, Чаллы төбәгендә төпләнеп яшәүче чегәннәр алдашу, урлашу белән бик шөгелләнергә тырышмыйлар (җай туры килсә алдарга тартынмыйлар).Алар Чаллыдан ерак түгел Никошовка, дигән авылда таборлары белән яшәп яталар алар. Мал тоталар, алып-сату белән көн күрәләр, ир егетләре исә күпчелек такси хезмәтендә (үз кесәләренә) эшлиләр.

Халыкны чегәннәр йогынтысына бирелмәскә, юк-бар алдауларга ышанмаска чакырабыз.Чегәнннең "коерыгын" тоту җиңел түгел, хәләл көч белән тапкан малларыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X