Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чираттан тыш сессия үтте

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының чираттан тыш X сессиясе булып узды. Депутатларның күбесе ялда булса да кворум җитәрлек иде. Көн тәртибенә өч мәсьәлә куелды. Шәһәр Советының 2015 елның 17 нче декабрендә кабул ителгән "Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2016 елга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр керту хакында шәһәр Башкарма...

Аның докладында шәһәр казнасында 70 миллион 867 мең сум өстәмә табыш кергәнлеге бәян ителде. Ул бу акчаның 46 миллион сумын Җиңү паркын төзекләндерү өчен җибәрергә кирәклеген әйтте. Паркны ремонлау өчен тулаем 182,7 миллион кирәк булган, шуның 100 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.Төзекләндерүнең беренче этабында әлеге акчалар үзләштерелеп бетерелгән. Җиңү паркында эшләрне төгәлләү өчен тагы 82,7 миллион сум акча кирәк икән.Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев:" Җиңү паркы халыкның яратып йөри торган урынына әйләнде, безгә аны төзекләндерү аеруча мөһим", - диде. Аны депутатлар бертавыштан якладылар.Ә менә трамвай юлларын ремонтлау өчен 24,7 миллон сумны тотырга, дигән фикер каршылыклар тудырды. 2014 елда 103 километр трамвай юлларын төзек тоту шәһәр карамагына алынган иде. 70-80елларда төзелгән тимер юлларның күбесенә бүген ремонт таләп ителә. "24 миллион сум акча бу юлларны ремонтлау өчен бик аз, трамвай юлларын төзекләндерүне башкару өчен сентябрь аенда эш күләмен һәм бәяне ачыклаганнан соң аукционга куябыз", - диде Наил Мәһдиев. Депутатлар чыгыш ясап трамвай юлларын ремонтлау кирәклеген расладылар, ике депутат кына каршы кул күтәрде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Чаллыда ике "Универсам" тукталышы булуын хәбәр итте. Берсе аның ГЭС бистәсендә , икенчесе Яңа шәһәрнең Автозавод проспектында. Депутатлар Яңа шәһәрдәге тукталышны "Олимпиский" спорт комплексы дип үзгәртергә, дип килешеп тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев