Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чистарту, төзекләндерү икеайлыгы башлана

Агымдагы елның 1 апреленнән шәһәребезне санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча икеайлык башлана һәм 1 июньгә кадәр дәвам итә. Шәһәр штабының составы инде расланды. Башкарыласы чаралар планы да әзер. Алар нидән гыйбарәт соң? Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Әгъләметдин улы Кыямов чыгыш ясады. Икеайлык...

Агымдагы елның 1 апреленнән шәһәребезне санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча икеайлык башлана һәм 1 июньгә кадәр дәвам итә. Шәһәр штабының составы инде расланды. Башкарыласы чаралар планы да әзер. Алар нидән гыйбарәт соң? Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Әгъләметдин улы Кыямов чыгыш ясады.

Икеайлык кысаларындагы чараларны тиешле срокларда һәм югары сыйфат белән башкару өчен төп җаваплылык, һәр елдагыча, район хакимиятләре башлыкларына йөкләнә. Алар, урыннардагы эшне оештырып, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары вәкилләренең, шулай ук шәһәр халкының чистарту эшләрендә актив катнашуын контрольдә тотарга тиеш.

Микрорайоннарда төзекләндерү һәм чүптән арындыру эшләрен, кагыйдә буларак, территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре оештыра. Гомумән, һәр чаллылы үзе яши һәм эшли торган мохитнең пөхтәлеген һәм күркәмлеген кайгыртырга бурычлы. Шәһәребезне санитар чистарту эшләрен планлы төстә башкару максатында, бердәй "санитар" көн - чәршәмбе билгеләнде. Моннан тыш, шимбә өмәләре игълан ителгән очракта, һәр предприятие һәм оешма үзенә беркетелгән участокны чистартып, тәртипкә китерергә тиеш, дип ассызыклады хакимиятнең баш белгече.

Сүз дә юк, көндәлек җыештыру, чүп чыгару эшләреннән тыш, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәр язда йорт яннарын чүптән, яфрак калдыкларыннан чистарта. Ләкин уртак эшнең нәтиҗәсе дә саллырак. Әйтик, өмә оештырылган көнне предприятие һәм оешма җитәкчеләре үз территорияләрен чүп-чардан арындыру эшен оештырса һәм көн дәвамында әлеге тәртипне тәэмин итсә, иш янына куш була бит. Ягъни берьюлы никадәр мәйдан чистарып кала.

Бу уңайдан, коммуналь техника санитар чистарту эшләрендә катнашырга, ә каты көнкүреш калдыклары полигоны җыелган чүп-чарны кабул итәргә әзер. Шунысы да бар, район хакимиятләре биргән гаризалар нигезендә, 1 апрельдән 30 майга кадәр чорда предприятие һәм оешмалар территорияләреннән чүп калдыклары бушлай чыгарыла. Үсемлек калдыкларын "Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы" ААҖ карьерында кабул итәләр.Төп таләп - санитар чистартуда катнашучы предприятие һәм оешмалар чүп-чарны, үсемлек калдыкларын аерып җыярга тиеш! Чүп-чарны яндыру катгый тыела!

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җыештыру эшләреннән тыш, агачларны кисү, йортлар территориясен кардан арындыру, су агызу коеларын чистарту белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә шәһәр җирлегендәге барлык су коелары язгы ташу һәм яңгыр суларын агызуга әзер. Аларның төзеклеге һәрдаим контрольдә. Әлбәттә, икеайлык программасында кызыксындыру чараларына да урын бирелгән. Быел икенче тапкыр "Иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" проектына бәйге оештырыла. Ул актив җәмәгать оешмаларын һәм шәһәр халкын үзләре яши торган тирәлекне чисталыкта һәм тәртиптә тотуга кызыксындыра, дигән фикердә оештыручылар. Ә призлы урыннарга лаек булучыларның грантлары, халык теләген исәпкә алып, микрорайоннарны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.

Барлык идарә компанияләренә башкарасы эшләрне тиз арада барлау сорала. Әйтик, кайсы урыннарда чокыр-чакырларны төзекләндерү таләп ителә, кайда агач утырту, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү зарур. Гомумшәһәр күләмендә бу эш инде башланды. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны төзекләндерү-ямау эшенә кереште. М.Җәлил, Халыклар дуслыгы, Мәскәү проспектлары, Камал бульвары, Технический, Р.Беляев, Һади Такташ урамнары, Пролетарский тыкрыгы, 10 һәм 2нче юлдагы автомобиль юлларындагы иң куркыныч дип саналган участоклар төзекләндерелде. Һава шартлары җайлангач, юл төзүчеләр төп ремонт эшләренә керешәчәк.

"Чаллы коммуналь хуҗалыгы" муниципаль унитар предприятиесенә, һәр елдагыча, шәхси сектордагы контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерү һәм контейнерларны буяп яңарту эше йөкләнә. Биредә яшәүче халыкка каты көнкүреш калдыкларын, башка чүпләрне чыгару графигы алдан ук җиткерелергә тиеш. "Чаллы су каналы", үз чиратында, су коеларын, люкларны, янгын сүндерү гидрантларының төзеклеген тәэмин итәргә, сафтан чыкканнарын ашыгыч рәвештә төзекләндерергә бурычлы.

Вентиляция шахталарын, җылылык пунктларын, коеларны төзек хәлдә тоту Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе җаваплылыгында. Шәһәр читендә урнашкан 15 бакчачылык ширкәте дә санитар чистарту чараларыннан читтә калырга тиеш түгел. Һәр бакчачы үз җирлеген тәртипкә китереп, чүп-чардан арындырырга бурычлы. 30 май көнне шәһәр зиратларында, Хәтер көне уңаеннан, халык мәрхүм булган якыннарының каберләрен тәртипкә китерәчәк. Аларны санитар чистартуга предприятие һәм оешмалардан да җаваплылар билгеләнә. Иң мөһиме, 1 Майга бөтен шәһәр территориясен санитар чистарту эшләре төгәлләнергә тиеш. Бөек Җиңү көненә яраткан шәһәребез бәйрәмчә балкып торсын дисәк, һәркайсыбыз аны тәртипкә китерүдә катнашыйк. Балаларыбыз, оныкларыбыз иң матур, иң чиста шәһәрдә яшәүләре белән горурланып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев