Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чәй җитештерәләр

Без­нең та­тар хал­кы чәй яра­та. Ир­тән тор­сак та чәй эчә­без, төш­ке һәм кич­ке ашы­быз да шу­шы си­хәт­ле эчем­лек­сез үт­ми. Ә чәй­ләр­нең нин­ди­лә­ре ге­нә юк: ши­фа­лы үлән­нәр бе­лән ясал­га­ны, Һинд­стан­ны­кы, Цей­лон­ны­кы, Кы­тай­ны­кы та­гы әл­лә нин­ди­лә­ре бар. Сез­нең та­тар чәе ту­рын­да ишет­кә­не­гез бар­мы? Юк­тыр. Үзе­без­нең Чал­лы­да җи­теш­те­ре­лә ул. Азат Му­син ат­лы эш­мә­кәр...

Без­нең та­тар хал­кы чәй яра­та. Ир­тән тор­сак та чәй эчә­без, төш­ке һәм кич­ке ашы­быз да шу­шы си­хәт­ле эчем­лек­сез үт­ми. Ә чәй­ләр­нең нин­ди­лә­ре ге­нә юк: ши­фа­лы үлән­нәр бе­лән ясал­га­ны, Һинд­стан­ны­кы, Цей­лон­ны­кы, Кы­тай­ны­кы та­гы әл­лә нин­ди­лә­ре бар. Сез­нең та­тар чәе ту­рын­да ишет­кә­не­гез бар­мы? Юк­тыр. Үзе­без­нең Чал­лы­да җи­теш­те­ре­лә ул. Азат Му­син ат­лы эш­мә­кәр еге­те­без Ура­за га­е­те­нә күр­кәм бү­ләк итеп "Гөл­на­ра" мар­ка­лы шәп чәй эш­ләп чы­га­ра баш­ла­ды. Бу исем­дә­ге чәй­не элег­рәк тә кә­газь тарт­ма­лар­да күр­гән бар иде, ә хә­зер пы­я­ла бан­ка­лар­да 100 һәм 200 грамм­лы юга­ры сый­фат­лы ка­ра чәй са­ту­га чык­ты.

Азат Му­син Чул­ман аръ­я­гы тө­бә­ге­нә ме­нә 15 ел ин­де чәй кай­та­ру сә­ү­дә­се бе­лән мәш­гуль. Ул ха­лык­ның нин­ди чәй ярат­ка­нын бе­лә, шу­ңа да ях­шы сый­фат­лы то­вар алып кай­тыр­га ты­ры­ша. Ки­бет­ләр­гә хә­ер­гә дип са­ту­га чы­га­рыл­ган 50, 80 һәм 180грамм­лы чәй­ләр­не күр­гә­не­гез бар­дыр, алар­ның ба­ры­сын да Азат­ның чәй ком­па­ни­я­се җи­теш­тер­гән. "Гөл­на­ра" чәе исә 100 про­цент бер­нин­ди кат­наш­ма­лар­сыз та­би­гый чи­мал­дан эш­лә­нә. Шри-Лан­ка, Һинд­стан, Ке­ни­я­дән мах­сус кай­та­рыл­ган чәй яф­рак­ла­рын­нан яса­ла ул. Пы­я­ла бан­ка­лар­да бу­луы аның фай­да­лы үзен­чә­лек­лә­рен сак­лар­га яр­дәм итә. Та­тар чәе тәм­ле, тө­се ма­тур, куе чы­га, хуш ис­ле.

Ра­ма­зан аен­да ура­за то­ту­чы­лар ри­зык­ның ка­де­рен бе­лә­ләр. Чәй исә сә­хәр­дә­ме, иф­тар­да бул­сын­мы мө­сел­ман­нар өчен иң яра­тып эч­кән эчем­лек. Хә­ер­гә чәй би­рү иң мәр­тә­бә­ле­ләр­дән са­на­ла, хә­ер ди­гән­нән чәй ком­па­ни­я­се­нең "Хә­ер", "Сә­да­ка", "Бис­мил­лаh", "Га­рәп тө­не", "Цей­лонс­кий", "Ин­дийс­кий" мар­ка­лы чәй­лә­ре бү­ген бик по­пу­ляр.

Без­нең үзе­без­дә чәй ку­а­гы үс­ми әл­бәт­тә, ул җы­лы кли­мат­ны яра­та. Әм­мә Та­тар­стан исе­ме бе­лән чы­га­рыл­ган чәй­ләр бер­ва­кыт ил ба­за­рын­да үз уры­нын алыр, дип ыша­на­сы ки­лә. "Та­тар чәе!" ма­тур яң­гы­рый бит. Үз мил­лә­те­без исе­мен һәр уңай­лы урын­да кул­ла­на, яң­гы­ра­та бе­лү һәр­бе­ре­без­нең уен­да бул­са иде.

Мир­һа­ди Ра­зов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев