Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дин әһелләре агач утыртты

26 сентябрьдә Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте. Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте.

Һәр аксакал аны үзе исән вакытта тәрбияләп үстерергә тиеш булды. Бабайлар бу тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Шуннан соң кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр. Тиз арада мәчет коймасы буенда яшь үсентеләр пәйда булды. "Нур-Ихлас" мәчете территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре дәвам итәчәк. Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев