Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дини викторина үтте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фәрманы белән Әбү Хәнифә мәзһәбе елы кысаларында Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча балаларның Республика викторинасы игълан ителгән иде. Ул өч турда үтә. Финал туры декабрь аена билгеләнгән. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.

Шундый викторинаның беренче шәһәр туры Чаллы шәһәрендә 29 октябрьдә 2 нче санлы гимназиядә үтте. Анда 10-15 яшьләрендәге 39 малай һәм кыз катнашты. Бәйгедә көч сынашырга теләк белдерүчеләрне иң башта Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сәламләде һәм ул балаларны дин гыйлеме алуда зур тырышлык күрсәтергә, җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре булып үсәргә чакырды. Аннары викторинада катнашучылар 23 сорауны үз эченә алган тест сорауларына җаваплар бирделәр.

Шәһәр имамнарыннан торган жюри исә баллар санын исәпләп җиңүчеләрне билгеләде. Малайлар арасында 29 гимназия укучысы Габдрахман Шәйхевәлиев иң күп балл җыйды һәм I призны яулады. (Гаптрахман 2015 елгы "Син Исламны беләсеңме?" шәһәр викторинасында да җиңүче булган иде). II, III призларга 2 нче гимназиядән 12 яшьлек Камил Хәйруллин һәм 29 гимназиядән Инсаф Хәлиуллин лаек булдылар. Кызлар арасында барлык призларны да 2 нче татар гимназиясе укучылары яулады. Иң яхшы нәтиҗәне гимназиянең 6 сыйныф укучысы Регина Бәдертдинова күрсәтте. Ул 30 балл җыйды. Аңардан 1 баллга гына калышкан 5 сыйныф укучысы Чулпан Мингазова икенче призлы урынга лаек булды. Ә өченче урынны 5 нче сыйныф укучылары Ләйсән Хәйруллина һәм Илүзә Хәсәнова бүлештеләр. Жюри 2 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары Әминә Шакирова белән Хаҗәр Әхмәтшинаны да бүләккә лаек дип тапты. Алар кызыксындыру призлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләр шулай ук казыят турында катнашу хокукына ия булдылар. Барлык катнашучыларга да күчтәнәч - шоколад таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев