Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эчәк инфекцияләре авырулары һәм инфарктлар арткан

Бы­ел­гы җәй эс­се көн­нәр­гә бай бул­ды. Бе­рәү­ләр ко­яш­ка сө­е­неп йөр­сә­ләр, икен­че­лә­ре авы­ру­лар­дан җә­фа чик­те. Җәй­ге че­ллә­дә ае­ру­ча йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры һәм эчәк ин­фек­ци­я­лә­ре авы­ру­ла­рын­нан зы­ян кү­рү­че­ләр шак­тый арт­кан.

Бу хак­та ха­ки­ми­ят­тә уз­ган кон­фе­рен­ци­я­дә шә­һә­ре­без­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Аль­би­на Шәй­хет­ди­но­ва, "5 нче шә­һәр хас­та­ха­нә­се" ста­ци­о­на­ры­ның кар­ди­о­ло­гия бү­ле­ге мө­ди­ре Ве­не­ра Гыйль­фа­но­ва һәм "Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең йо­гыш­лы авы­ру­лар хас­та­ха­нә­се"­нең баш та­би­бы урын­ба­са­ры Тать­я­на Әгъ­лә­мо­ва сөй­лә­де­ләр.

Уз­ган ел­ны 1270 ин­фаркт оч­ра­гы тер­кәл­гән бул­ган. 2016 ел­ның ав­густ ае­на алар са­ны 800 дән ар­тып кит­кән. Ме­ди­ци­на бел­геч­лә­ре фа­раз­ла­вын­ча, ел ахы­ры­на ин­фаркт оч­рак­ла­ры, уз­ган ел­гы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, 1,5 тап­кыр ар­тыр­га мөм­кин. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы әле­ге ди­аг­ноз­дан үлү­че­ләр са­ны азай­ган. Го­му­мән, соң­гы җи­де ел эчен­дә алар 2,5 тап­кыр ки­ме­гән.

Ве­не­ра Гыйль­фа­но­ва әй­тү­ен­чә, ин­фар­ктлар са­ны ар­ту­ы­на дә­вам­лы эс­се көн­нәр нык тә­э­сир ит­те. Мон­нан тыш Чал­лы­да өл­кән яшь­тә­ге ке­ше­ләр са­ны да арт­кан. Бу исә йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры да кү­бәя ди­гән сүз. Та­биб­лар ан­дый авы­ру­лар­га да­ру­лар­ны һәр­чак үз­лә­ре бе­лән йөр­тер­гә ки­ңәш итә­ләр. "Йө­рәк өя­нә­ге ва­кы­тын­да исә, авы­ру­ны ты­ныч урын­га кер­теп, нит­рог­ли­це­рин таб­лет­ка­сын би­рер­гә ки­рәк. Аны тел ас­ты­на са­лып су­ы­ры­гыз. Мо­ны утыр­ган ки­леш эш­ләү ях­шы­рак бу­лыр. Сал­кын­ча су эчеп, ашы­гыч яр­дәм­не ча­кыр­тыр­га да оныт­ма­гыз", - дип ки­ңәш ит­те Ве­не­ра Гыйль­фа­но­ва.

Рос­пот­реб­над­зор күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча, соң­гы җи­де ай эчен­дә шә­һә­ре­без­дә эчәк ин­фек­ци­я­лә­ре авы­ру­ла­ры 28% арт­кан. Җәй­ге ай­лар­да бак­те­ри­аль ин­фек­ци­я­ләр дә еш тер­кә­лә баш­ла­ган. Алар­ны бул­дыр­мас өчен, бел­геч­ләр тү­бән­дә­ге ки­ңәш­ләр­не ис­тә то­тар­га ча­кы­ра­лар:

- шәх­си ги­ги­е­на­ны сак­лар­га

- су ке­рер­гә рөх­сәт ите­лә тор­ган урын­нар­да гы­на йө­зәр­гә

- тиз бо­зы­ла тор­ган про­дукт­лар­ны суыткычларда гы­на сак­лар­га

- ачык грунт­лар­дан су­лар­ны эч­мәс­кә

­Ав­густ аен­да да эс­се көн­нәр шак­тый кө­те­лү сә­бәп­ле, та­бип­лар, ае­ру­ча өл­кән­нәр­гә һәм ба­ла­лар­га, сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә игъ­ти­бар­лы­рак бу­лыр­га ча­кы­ра­лар.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X