Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда экстремизмга каршы акцияләр үтте

Чәршәмбе көнне яңа шәһәрнең «Җиңү һәм ял паркын»да 200дән артык шәһәрдәшебез экстремизмга каршы икәнлеген белдерде. Алар моны плакатларында, биюләрендә күрсәттеләр. Халык алдында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искандрова, эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Пантелеев чыгыш ясады. Алар Татарстан яшьләренең ватанпәрвәрлар булулары, күп милләтле халыкның дус...

Полиция полковнигы эчке эшләр идарәсе белән хезмәттәшлек иткәне, хокук һәм законлылыкны тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен "Орион" яшьләр үзәге директоры Зөлфия Бахтинага идарә башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.

Соңыннан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре чарага килүчеләргә терроризмга каршы буклетлар тараттылар.

28 сентябрьдә исә Чаллыда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында "Игелекле шәһәр" дип исемләнгән квест-уен да үтәчәк. Анда мәктәп укучылары, студентлар, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары катнашыр дип көтелә. Уенда катнашу өчен 23 сентябрьгә кадәр теркәлергә кирәк. Уен буласы көнне 12.30 - 13 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәге каршындагы мәйданда да теркәлергә була.

"Игелекле шәһәр" квест-уены яңа форматта үтә. Анда катнашучылар үзләренең дусларын мессенджер ярдәмендә террористлардан коткарып калачаклар. Әлеге чараны "Фиолетовый НЕ ОН" иҗтимагый оешмасы шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән оештыра.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев