Шəhри Чаллы

Чаллыда ел башыннан 224 кеше ВИЧ йоктырган

1 де­кабрь Бө­тен­дөнья СПИД­ка кар­шы кө­рә­шү кө­не. Мо­ны күз­дә то­тып Чал­лы­да төр­ле ча­ра­лар - тү­гә­рәк өс­тәл­ләр, ки­ңәш­мә­ләр уз­ды­ры­ла. Җы­ел­ган бел­геч­ләр­нең төп мак­са­ты - ха­лык­ка әле­ге авы­ру­дан сак­ла­ну ту­рын­да мәгъ­лү­мәт­ләр җит­ке­рү.

Бү­ген­ге көн­дә ВИЧ дөнь­я­да иң зур проб­ле­ма­лар­ның бер­се бу­лып ка­ла би­рә. Бу бар­лык тө­бәк­ләр­гә дә ка­гы­ла, шул исәп­тән Та­тар­стан­да да. Авы­ру­чы­лар са­ны Чал­лы­да шак­тый: бар­лы­гы 3110 ке­ше авы­ру тер­кәл­гән. 2016 ел­ның 1 де­каб­ре­нә ка­дәр - 11 ай дә­ва­мын­да 224 ке­ше­дә им­му­ни­тет кыт­лы­гы авы­руы та­был­ган. Авы­ру йок­ты­ру кур­кы­ны­чы ел­дан ел ар­та гы­на ба­ра. Шу­ңа кү­рә бел­геч­ләр да­и­ми тик­ше­ре­неп то­рыр­га ки­рәк дип кат-кат ас­сы­зык­лый.

ВИЧ йок­тыр­ган ке­ше­ләр­нең яр­ты­сы ди­яр­лек үз­лә­ре­нең авы­ру икә­нен бел­ми йө­ри­ләр. Ба­ры кат­лау­лы ста­ди­я­се­нә җит­кәч ке­нә та­биб­ка кү­ре­нә­ләр. Ке­ше­нең им­му­ни­те­ты ор­га­низм­ны төр­ле авы­ру­лар­дан сак­лый. ВИЧ ви­ру­сы исә ме­нә шул им­му­ни­тет­ны как­ша­та да ин­де. Асыл­да шун­дук тү­гел, ә әк­рен-әк­рен­ләп за­рар­лый. Бер­ни­чә ел дә­ва­мын­да ор­га­низм ви­рус­ны кон­троль­дә то­та ала (ке­ше­нең ор­га­низм нык­лы­гы дә­рә­җә­се­нә ка­рап), шу­ңа да авы­ру йок­тыр­ган ке­ше үзен бил­ге­ле бер ва­кыт дә­ва­мын­да ях­шы, ту­лы­сын­ча сау-сә­ла­мәт хис итәр­гә мөм­кин.

Бел­геч­ләр ис­кәр­тү­ен­чә, күп­че­лек оч­рак­та СПИД бил­ге­лә­ре, га­дәт­тә, авы­ру йок­кан­нан соң 2-4 ат­на үт­кәч си­зе­лә баш­лый: тән тем­пе­ра­ту­ра­сы кү­тә­ре­лә, тиз ары­та, тән­гә тим­гел­ләр чы­га. Шу­лай ук баш авыр­тыр­га, лим­фа тө­ен­нә­ре зу­ра­ер­га, та­мак авыр­тыр­га, хәл­сез­лек ар­тыр­га, кү­ңел бол­га­ну, ко­са­сы ки­лү ке­бек бил­ге­ләр дә бу­лыр­га мөм­кин.

ВИЧ өч төр­ле кат­лау­лы­лык­та бу­ла. Бе­рен­че­се - "ин­ку­ба­ция" чо­ры дип ата­ла, ягъ­ни ви­рус­ның ор­га­низм­да бар­лык­ка ки­лүе. Икен­че чор - ви­рус­ның им­му­ни­тет­ны җи­ңә баш­ла­вы. Мон­да авы­ру­ның бе­рен­че бил­ге­лә­ре бар­лык­ка ки­лә баш­лый (си­рәк оч­рак­лар­да икен­че чор­да да тыш­кы бил­ге­лә­ре си­зел­мәс­кә мөм­кин). Өчен­че чор - иң кат­лау­лы­сы: мон­да ин­де авы­ру­ның икен­че тыш­кы бил­ге­лә­ре кү­ре­нә, күп­кә авы­ры­рак һәм кат­лау­лы­ра­гы.

Та­тар­стан СПИД үзә­ге баш та­би­бы урын­ба­са­ры, Еле­на Кур­ма­ше­ва сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, авы­ру­ның икен­че ста­ди­я­сен­дә кай­бер бил­ге­ләр баш­ка төр авы­ру бил­ге­лә­ре­нә дә ох­шар­га мөм­кин. Мә­сә­лән шул ук лим­фо­тө­ен­нәр­нең зу­ра­юы, кы­чы­ты­ну, кал­ты­рау ке­бек бил­ге­ләр кы­зыл авы­руы яи­сә йо­гыш­лы мо­но­нук­ле­оз ва­кы­тын­да да си­зе­лә. Шу­ңа кү­рә аны кы­зыл авы­ру­ы­на ох­шаш тө­ре дип атап йөр­тә­ләр икән.

Ха­лык ара­сын­да ВИЧ авы­ру­ын ба­ры җен­си якын­лык кал­ган­да гы­на йо­гар­га мөм­кин ди­гән ыша­ну яши. Әм­ма бу ял­гыш фи­кер. Еш кы­на укол инә­се аша да йо­га, тән­гә та­ту­и­ров­ка яса­ту нә­ти­җә­сен­дә дә йок­ты­ру кур­кы­ны­чы бар. Шу­ны оныт­мас­ка ки­рәк, дип ис­кәр­тә бел­геч­ләр: СПИД­ны баш­лан­гы­чын­да җи­ңеп бу­ла. Әгәр авы­ру йок­ты­ру кур­кы­ны­чы бул­ган те­ге яки бу га­мәл кыл­ган бул­са­гыз, озак­ка суз­мый тик­ше­ре­не­гез: ке­ше ни ка­дәр тиз­рәк та­биб­ка яи­сә СПИД үзә­ге­нә мө­рә­җә­гать ит­сә, авы­ру­ны җи­ңү их­ти­ма­лы шул­ка­дәр күб­рәк бу­ла­чак. Го­му­мән, ким ди­гән­дә, ел­га бер тап­кыр тик­ше­ре­неп то­ру за­рур, ди та­биб­лар.

- Ә ме­нә СПИД­ның кат­лау­лы ста­ди­я­сен­дә әгәр им­му­ни­тет кыт­лы­гы бик ти­рән бул­ган оч­рак­лар­да, оп­пор­ту­нис­тик авы­ру­лар бар­лык­ка ки­лә, ягъ­ни тәр­ле бак­те­ри­я­ләр ви­рус­лар гөм­бә­чек­ләр бе­лән ор­га­низм кү­зә­нәк­лә­ре за­ра­ра­ла­на. Им­му­ни­те­ты ях­шы бул­ган ке­ше­ләр өчен ул за­рар­лы тү­гел, ә ме­нә им­му­ни­тет кыт­лы­гы ки­чер­гән ке­ше өчен кур­кы­ны, дип аң­ла­та Еле­на Кур­ма­ше­ва.

Им­му­ни­тет ул кан­да­гы ак­тән­чек­ләр, нәкъ ме­нә шу­лар ор­га­низм­ны төр­ле авы­ру­лар­дан сак­лый да ин­де. ВИЧ ви­ру­сы шул ак­тән­чек­ләр­не за­рар­лый, шу­ның ар­ка­сын­да авы­ру­лар­га кар­шы то­ру­чан­лы­гы юк­ка чы­га. Ор­га­низм үз-үзен сак­лый ал­мый баш­лый. Авы­ру йок­тыр­ган ке­ше­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге бер­ни­чә ел­дан соң гы­на как­ша­ган­га кү­рә, мон­да ва­кы­тын­да дә­ва­ла­ну гы­на тү­гел, ә баш­ка ке­ше­ләр­гә йок­тыр­мау да әһә­ми­ят­ле. Шу­ңа кү­рә, "бу ми­ңа ка­гыл­мый" дип ВИЧ-тест узу­дан баш тар­ту мәгъ­нә­сез­лек.

Та­гын шу­ны­сын да ис­кәр­тә бел­геч­ләр: ВИЧ авы­ру­ын йок­ты­ру ул тор­мыш бет­те ди­гән­не аң­лат­мый әле. Әле­ге зәх­мәт­не җи­ңү оч­рак­ла­ры күп. Мо­ның өчен бил­ге­ле бер ка­гый­дә­ләр­не, та­ләп­ләлр­не да­и­ми үтәү за­рур. Вич авы­ру­лы кеш­ләр­гә ко­яш­та күп кы­зы­ну, сак­лын­да озак то­ру ки­ңәш ител­ми. Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га, дө­рес итеп тук­ла­ну шарт. Хә­ер бо­лар сау ке­ше­ләр­гә дә ка­гы­ла. Ва­кы­тын­да тик­ше­ре­неп тор­ган, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып бар­ган, на­чар га­дәт­лә­ре бул­ма­ган ке­ше, бо­лар­ның ба­ры­сын да чит­лә­теп уза­чак.

Фо­ат Ша­ми­лев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: