Чаллыда гаилә кыйммәтләрен үстерүне максат итеп куйган бәйге үткәреләчәк.
Чаллыда гаилә кыйммәтләрен үстерүне максат итеп куйган "Шәҗәрә- нәсел агачы" бәйгесе үткәреләчәк. Җәмгыятьнең нигезе булган тотрыклы гаилә төзү өчен үз гаилә тарихыңны, нәселең һәм нәселеңнең шәһәр тарихында билгеле эз калдырган шәхесләрен белү мөһим. Моңа исә буыннар арасында ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру юлы белән генә ирешү мөмкин. Әхлакый сәламәт гаилә кыйммәтләрен пропагандалау...
Чаллыда гаилә кыйммәтләрен үстерүне максат итеп куйган "Шәҗәрә- нәсел агачы" бәйгесе үткәреләчәк. Җәмгыятьнең нигезе булган тотрыклы гаилә төзү өчен үз гаилә тарихыңны, нәселең һәм нәселеңнең шәһәр тарихында билгеле эз калдырган шәхесләрен белү мөһим. Моңа исә буыннар арасында ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру юлы белән генә ирешү мөмкин. Әхлакый сәламәт гаилә кыйммәтләрен пропагандалау төрле юллар белән башкарыла. Әлеге бәйге - шундый бурычларны куйган күпләгән чараларның берсе. Бәйгене Башкарма комитетның мәдәният идарәсе, "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм "Эврика" мәдәни үзәге оештыра.
Бәйгедә уналты яшьлек һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Бәйгедә катнашучыларга "Безнең династия", " Гаилә реликвияләре", "Минем нәсел агачым" номинацияләре буенча иҗади- тикшеренү эшләре башкару мөмкинлеге бирелә. "Гаилә династиясе" номинациясендә гаиләнең буыннан-буынга килүче һөнәре һәм аның җәмгыять тормышындагы ролен ачу соралса, "Гаилә реликвиясе" юнәлешендә гаилә өчен әһәмияте булган берәр кадерле ядкяр турында эссе (хикәя) язу кирәк булачак. Кадерле истәлек фотография дә, кием, савыт-саба, киноматериаллар һәм башка төрле истәлекле әйберләр дә булырга мөмкин. "Нәсел шәҗәрәсе" исә бер гаилә үрнәгендә нәсел агачы һәм гаиләнең бер кешесе турында эссе рәвешендәге тикшеренү эше булырга тиеш. Тикшерелүче буыннар саны биредә өчтән дә ким булырга тиеш түгел.
Бәйге эшләре 20 нче февральдән 19 апрельгә кадәр булган беренче этапта кабул ителә, алар татар телендә язылган булырга тиеш. Эшләрне 30 апрельгә кадәр экспертлар бәяли. Йомгаклау этабы 10-15 майда тематик кичә- эшләрне тәкъдим итү рәвешендә тантаналы төстә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев