Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – хәтер көне үтәчәк

Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны онытмыйбыз. Шәһәр күләмендә Хәтер көне елына ике тапкыр - апрель һәм сентябрь айларының соңгы шимбәсендә оештырыла. Менә 14 ел инде шәһәр җитәкчелеге бу көннәрдә чаллылыларны иртәдән кичкә кадәр автобуслар белән тәэмин итә. Быел язгы Хәтер көне 30 апрельгә туры килә. Гадәттәгечә, автобуслар иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр...

Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны онытмыйбыз. Шәһәр күләмендә Хәтер көне елына ике тапкыр - апрель һәм сентябрь айларының соңгы шимбәсендә оештырыла. Менә 14 ел инде шәһәр җитәкчелеге бу көннәрдә чаллылыларны иртәдән кичкә кадәр автобуслар белән тәэмин итә.

Быел язгы Хәтер көне 30 апрельгә туры килә. Гадәттәгечә, автобуслар иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр шәһәрнең барлык проспектлары буенча, 20-30 минутлык интервал белән, шәһәрнең гамәлдәге зиратына кадәр хәрәкәт итәчәк.

Яңа шәһәрдә автобуслар Яшьлек проспектыннан кузгалып, Чулман, Сөембикә, Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары буенча бара. Шәһәрнең иске өлешендә транспорт "Автостанция - шәһәр зираты" һәм "Пединститут - шәһәр зираты" маршрутлары буенча хәрәкәт итә. Барлык автобусларда маршрут күрсәткечләр булачак.

"Горкоммунхоз" муниципаль унитар предприятиесе зиратка килүчеләрне якыннарының каберләрен тәртипкә китерү өчен кирәкле инвентарь (сәнәкләр, көрәкләр, капчыклар) белән тәэмин итә. Район хакимиятләре шәһәрдәшләр, укучылар һәм студентлар көче белән үз территорияләрендә урнашкан ябык зиратларны җыештыруны оештырачак.

Илгизә Лотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев