Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәйрия акциясе башланды

Шәһәребездә янәдән "Күңел җылысын бүләк ит" хәйрия акциясе башланып китте. Бу юлы ул күп балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Елдагыча аны шәһәребезнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, "Фиолетовый НЕ ОН" балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм "Нур" яшьләр үзәге оештыра.

- Узган елны әлеге чара кысаларында мохтаҗлар өчен 10 000 якын кием җыйдык. Быел күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә булдык. Теләгән һәр кеше яңа туган сабыйлардан алып 12 яшькәчә балалар өчен яңа киемнәр алып килә ала. Җыйган әйберләрне 15 апрельда "КАМАЗ" мәдәният сараенда тапшырырга планлаштырабыз. Бу көнне күп балалы гаиләләрне чакырып, алар өчен башта матур концерт күрсәтәчәкбез, ә соңыннан киемнәрне өлешергә уйлыйбыз, - ди "Фиолетовый НЕ ОН" балалар иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкче вазыйфаларын башкаручы Ксения Рахимуллина.

Шәһәрдәшләребезне дә акциядә актив катнашырга чакыралар. Киемнәрне һәр эш көнендә иртәнге сәгать 9:00 дан 20:00 кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә кабул итәләр. Әйберләрне җыю 15 апрельга кадәр дәвам иттереләчәк. Кызыксындырган сорауларны 8 (953) 480-60-65 телефон номеры аша да белешергә мөмкин.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев