Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәйрия фонды җитәкчесен хөкем иттеләр

Чаллыда «Люди Татарстана» хәйрия фонды җитәкчесе Сергей Изотовка карата хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә аны кеше сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян салу да гаепле дип тапты. Эш материаллары буенча, 2016 елның 26 ноябрендә «Парус» сәүдә үзәге каршындагы машина кую урынында, Изотов бер шәһәрдәшебез белән сугыша. Аның кулын имгәтә, бармагын сындыра. Нәтиҗәдә, зыян...

Суд утырышында исә Изотов гаебен танымады. Мәхкәмә аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар кылды. "Люди Татарстана" хәйрия фонды Чаллыда законсыз алкоголь сату, рөхсәтсез парковкалар, нокталы төзелеш белән көрәш алып баручы оешма буларак танылган. Күптән түгел фонд Чаллыда 3 метрлы шәһәр гербы урнаштыру идеясе белән дә чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X