Шəhри Чаллы

Чаллыда иң бай мәктәп директорлары кемнәр?

2016 елдагы керемнәр буенча декларация нәтиҗәләре буенча Чаллы мәктәп директорлары арасында иң бае - 40нчы мәктәп директоры Елена Плотникова. Ул узган елда, фатирын да сатып, барлыгы 2,7 млн сум акча эшләгән. 79нчы лицей директоры Ралиф Сафиуллин 1,5 миллион сум керем алган. 76нчы гимназия директоры Марсилә Сабирова белән 56нчы мәктәп директоры...

2016 елдагы керемнәр буенча декларация нәтиҗәләре буенча Чаллы мәктәп директорлары арасында иң бае - 40нчы мәктәп директоры Елена Плотникова. Ул узган елда, фатирын да сатып, барлыгы 2,7 млн сум акча эшләгән.

79нчы лицей директоры Ралиф Сафиуллин 1,5 миллион сум керем алган. 76нчы гимназия директоры Марсилә Сабирова белән 56нчы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина 1,2 миллион сум акча эшләгән. 18 мәгариф учреждениесе җитәкчесенең еллык кереме 1 миллион сумнан артып киткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: