Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда II нче психология фестивале оештырыла

"С­ту­пе­ни" ("Бас­кыч­лар") шәх­си үсеш үзә­ге, Чал­лы дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты бе­лән бер­лек­тә, Чал­лы шә­һә­рен­дә IIнче пси­хо­ло­гия фес­ти­ва­ле оеш­ты­ра. "Кү­ңел тү­рен­дә" (В прос­т­ран­ст­ве ду­ши") дип ата­ла фес­ти­валь. Ча­ра үзе­без­нең тө­бәк­тән һәм та­гын бер­ни­чә шә­һәр­дән - Санкт-Пе­тер­бург, Ижау, Яку­ти­я­дән... - 50дән ар­тык бел­геч­не (күп ке­нә бил­ге­ле пси­хо­лог­лар­ны) бер­гә туп­ла­ган. Фес­ти­валь­дә 56 мас­тер-класс уз­ды­рыр­га...

Фес­ти­валь­нең "Кү­ңел тү­рен­дә" дип ата­луы да оч­рак­лы тү­гел. Өч көн (17-19нчы но­ябрь­ләр­дә) ба­ра­чак фес­ти­валь­дә, без­нең кү­ңел­ләр­не бор­чы­ган иң ак­ту­аль те­ма­лар-проб­ле­ма­лар кү­тә­ре­лер, дип кө­те­лә. Те­ма­лар, ди­гән­нән, алар ара­сын­да ба­ла­лар­га ка­гы­лыш­лы­ла­ры да күп: "Тәр­би­я­гә алын­ган ба­ла­лар: ба­ла­чак­ны ни­чек кай­та­рыр­га?", "Өл­гер­мә­ү­че уку­чы", "Яшүс­мер хис-той­гы­лар дөнь­я­сын­да"...

Иң мө­һи­ме исә шул - әти-әни­ләр бу ча­ра­лар­да ба­ла­лар бе­лән бер­гә кат­на­ша һәм шун­да ук үз­лә­рен бор­чы­ган со­рау­лар­га җа­вап та та­ба ала.

Ба­ла­лар­дан тыш, өл­кән­нәр­нең, бил­ге­ле, баш­ка - "үз" те­ма­ла­ры да җи­тәр­лек. Ча­ра­да алар да ча­гы­лыш тап­кан. Пси­хо­лог­лар "Үзең бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә һәм ни­чек чын-чын­лап яши баш­лар­га?" яи­сә "Үзең­не тән­кыйть­лә­ү­дән ни­чек ко­ты­лыр­га?" ке­бек по­пу­ляр те­ма­лар­га чы­гыш яса­я­чак.

Бе­рә­ү­гә дә сер тү­гел - без­нең җәм­гы­ять­тә (төр­ле яшь­тә­ге-төр­ле дә­рә­җә­дә­ге ке­ше­ләр ара­сын­да) пси­хо­ло­гик проб­ле­ма­лар көн­нән-көн ар­та ба­ра. Ә кү­ңел ты­ныч­лы­гы ки­ми. Чит ил­ләр­дә те­лә­сә-нин­ди авыр ру­хи ки­че­реш­ләр, га­дәт­тә, пси­хо­лог­лар яр­дә­ме бе­лән хәл итә. Ә без про­фес­си­о­наль яр­дәм­не ме­нә әле яңа­рак кы­на эз­ли баш­ла­дык ке­бек. Пси­хо­лог­лар бү­ген, ба­ры­сы бер­гә җы­е­лы­шып, без­гә шу­ны ис­кәр­тер­гә те­ли­дер дә, мө­га­ен: "Кү­ңел­ләр­гә дә дә­ва ки­рәк"... (Белешмәләр өчен телефон: 8-917-230-38-26)

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев