Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җир өсте кичүләре төзеләчәк

Чаллыда юл фаҗигәләре күп була торган урыннарда җир өсте кичүләре сафка басарга тиеш. Нигездә, аларны «Автостанция», «Челныгорстрой», Орловка һәм БСМ «Беркут» тукталышларына янында төзү күздә тотыла. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белдерүенчә, иң элек, Сидоровкадагы автовокзалы янындагы корылманы проектлаштырырга кирәк.

Әле шушы көннәрдә генә биредәге җәяүлеләр юлында 10 яшьлек кызны «КАМАЗ» машинасы бәреп киткән иде. Бәхеткә кыз исән калды. Тик башка юлы фаҗигә үлем белән тәмамланмас дип кем әйтер?!

"Якынча җир өсте кичүе корылмасының берсе 60 миллион сумга төшә, әмма кеше гомере бәхәсез. Без шул хакта уйларга тиеш", - дип белдерде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. Корылмаларны төзү эше исә киләсе елда башланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X