Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ишегалды юлларын ремонлый башларга ният иттеләр

Яр Чаллыда утыз елдан артык бер тапкыр да ремонтланмаган ишегалды һәм йортлар арасындагы юллар байтак. Шәһәрдә һәр ел саен зур проспектларны, урамнарны төзекләндереп киләләр. Әйтик, өченче ел Сөембикә проспекты ремонтланса, узган ел Чулман проспекты яңартылды. Быел исә юл ясаучылар Мәскәү прооспектына тиз темпларда асфальт җәяләр. Чыннан да йортлар арасындагы юлларга...

Яр Чаллыда утыз елдан артык бер тапкыр да ремонтланмаган ишегалды һәм йортлар арасындагы юллар байтак. Шәһәрдә һәр ел саен зур проспектларны, урамнарны төзекләндереп киләләр. Әйтик, өченче ел Сөембикә проспекты ремонтланса, узган ел Чулман проспекты яңартылды. Быел исә юл ясаучылар Мәскәү прооспектына тиз темпларда асфальт җәяләр.

Чыннан да йортлар арасындагы юлларга халык бик зарлана, кенеңдер машинасы ватыла хәтта балалар арбасы белән үтә алмаслык җирләр бар. Мөрәҗәгать иткәч, торак идарә компанияләре чокырларны ямауга, ремонт ясауга акча юк, дип белдерә.

Шәһәр хакимияте аптырагач квартал араларындагы юлларны ремонтлау өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирергә карар чыгарды. Аны ел ахрына кадәр үзләштерергә кирәк. Хәзер шәһәр башкарма комитеты юл төзекләндерүче оешмалар арасында конкурс игълан итте. Подрядчиклар 10 июльгә кадәр үз оешмаларын тәкъдим итәргә тиешләр. Әлбәттә 20 миллион сум акча Чаллы кебек зур шәһәр өчен күп түгел. Башланган эш, беткән эш ,дигәндәй, ел саен шушы акча күләмендә ишегаллары ремонтланып барса, начар булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев