Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайчан җылы бирәчәкләр?

Көннәр салкынайту белән күпчелек чаллылыларны балалар бакчалары һәм мәктәпләргә җылы бирү мәсәләсе борчый башлады. Аларга җавап итеп, башкарма комитетта бу хакта карар әзерләнүе хакында хәбәр иттеләр. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Әлфия Романова белдерүенчә, бу хакта сөйләшергә әле иртәрәк. Чөнки синоптиклар фаразлары буенча сентябрь ае җылы...

Яр Чаллы җылылык челтәрләре "Татэнерго" АҖ" филиалы директоры Айрат Зиннәтуллин сүзләренә караганда, җылылык бирү елдагыча башкарылачак. Иң элек аны мәгариф учреждениеләре һәм хастаханәләргә бирәчәкләр.

Шунысы да мөһим, шәхси җылылык пунктлары урнаштырылган объектлар көннәр билгеләнгән температурадан түбән төшү белән автомат рәвештә кушылачак. Мондый җайланмалары булмаган торак фонды биналарына җылылык һава температурасы 5 көн рәттән +8 градустан түбән торганда биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X