6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда яшәүче бер ханым компьютер мошенниклары корбаны булган
Начар ниятле затлар социаль челтәрдә берәүнең аккаунтын ватканнар һәм аның исеменнән бу кешенең дуслары белән язышканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәте.
-
Чаллыда кайчан җылы бирәчәкләр?
Көннәр салкынайту белән күпчелек чаллылыларны балалар бакчалары һәм мәктәпләргә җылы бирү мәсәләсе борчый башлады. Аларга җавап итеп, башкарма комитетта бу хакта карар әзерләнүе хакында хәбәр иттеләр. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Әлфия Романова белдерүенчә, бу хакта сөйләшергә әле иртәрәк. Чөнки синоптиклар фаразлары буенча сентябрь ае җылы...
-
Роспотребнадзор һәм Ростуризм Төркия курортларын тикшерергә җыена
Киләсе атнада Роспотребнадзор һәм Ростуризм Төркия курортларын тикшерәчәк. Тикшерү Коксаки вирусы белән бәйле. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумда хәбәр итте.
-
Хаҗиларының беренче төркеме кайта
9 сентябрь төнендә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә - 49 хаҗи. Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Ухуд тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче...
-
Шаяннар һәм тапкырлар уеннарына килегез
19 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Кама" студентлар КВН лигасының ¼ финал уеннары үтәчәк. Анда «Лейла» (НЧИ КФУ); «Нечего терять» (НЧИ КФУ); «Волонтеры»; «Стерео динамики»; «Марат» (НГПУ); «Восьмое Марата» (г. Чистополь); «Шпетише»; «Экспериментальный кружок» (г. Нижнекамск); «Система зажигания» (г. Елабуга); «Семейка напротив» (г. Нижнекамск); «Сборная Заочников» (КИУ...
-
Чаллы салым инспекциясе хәбәр итә
Яр Чаллы салым инспекциясе, 2017 елның 1 декабренә кадәр 2016 елга милек салымын, түләргә өнди. Әгәрдә шәһәрдәшләребез www.nalog.ru сайтында шәхси кабинетта теркәлү үткән икән, андыйлар Чаллы буенча 157 мең физик зат, аларга бу хакта игълан электрон рәвештә генә җибәреләчәк. Шуңа да салым инспекциясе сервирга кушылган барлык гражданнарны да ашыгыч рәвештә...
-
“КАМАЗ” дан – өр яңа йөк машинасы
5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын тәкъдир итте. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора.