Чаллыда каз ярминкәләре гөрләде
Узган ял көннәрендә "Азатлык" мәйданында һәм Сарман трактында "Яңа ел казы" дип исемләнгән ярминкәләр булды. Шимбә көнне салкын булу сәбәпле, сатып алучылар әлләни күп түгел иде, аның каравы якшәмбедә шәһәрдәшләребез яңа ел табынына үзләре теләгән кош итен сайлап алдылар.
Ярминкәдә май, сөт ризыклары, бал, нинди генә кош ите юк иде. Анда килүче фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр Чаллы халкына үзләре үстергән каз, үрдәк, тавык, мулард, күркәләр алып килгәннәр. Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов әйтүенчә, ярминкәдә катнашырга республиканың 17, Башкортостанның 2 хуҗалыгыннан шәхси эшмәкәрләр теләк белдергән.
Сәүдә урыннарында мулард, каз, күркәләрнең ысланганы, тозланганы һәм башка төрдәгеләре бар. Актаныш районының Адай авылыннан килгән егет 1000-1200 сумга мулард сата.
- Каз итен кемдер килограммын 350, кемдер 400 сумга сата. Бәяләрне Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итте, - ди хакимиятнең куллану базары бүлеге башлыгы Раиса Солтанова. Сәүдәгәрләр шәһәр җитәкчеләре булганда бәяләр турында бәхәсләшмиләр, алар киткәч, бәяләрне үзгәртәләр.
- Меңәр баш кош үстергән кешеләр, килограммын 350 сумнан саталар. Мин хуҗалыкта 20 баш каз үстерәм, шуңа күрә аны 350 сумнан сатарга җыенмыйм. Казларның эчке әгъзалары җыелмасын 150-250 сумга сатам, - ди Аксубай районыннан килгән Резеда ханым.
Яңа Чишмә районыннан килгән Данил һәм Рәзил Ситдыйковлар үрдәк-казның килограммын 400 сумга саттылар. Бер каз уртача 1200-1300 сумга төшә. Бер сатучы казын килограммын 350-380 сумнан сатып җибәрде.
Ярминкәдә 12-15 килограммлы күркәләр дә бар иде. Чаллы халкы бәягә карап тормады. Һәркем үзе теләгән ризыкны алды. Аларга ярминкә ошаган, инде үзләренең фикерләрен тыңлап карыйк:
Нурия Хәйруллина, иминиятче:
- Мин яңа елга казны ел саен ярминкәдән алам. Быел да шулай иттем. 1200 сумга ике каз, 12 килограммлы күркә алдым. Күркәне өч гаиләгә бүләбез. Диетик итне бик яратабыз.
Наилә Шакирова, укытучы:
- Без казның эчке әгъзлалары җыелмасын яратабыз. 150 сумнан 10ны алдым. Аннан пешергән бәлеш бик тәмле була. Озак итеп пешереп ашасаң да, аннан тәмле ризык юктыр дип уйлыйсың.
Рим, пешекче:
- Ял көне "Азатлык" мәйданындагы чыршы янына каз алырга барган идем, дә булмады.
Кызганыч, Рим кебек ярминкәне тапмаучылыр ул көнне шактый булгандыр. Эш шунда, ярминкә "Азатлык" мәйданының хакимият ягында. "Чыршы янында эшләр бара, куркынычсызлык техникасы буенча ярминкәне иске урында уздырырга ярамый. Шуңа күрә без аны хакимият бинасы янына күчердек", - ди Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов.
"Яңа ел казы" ярминкәсе яңа елга кадәр "Азатлык" мәйданында һәм Сарман трактында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8-14 сәгатьләрдә эшли. Кайбер сатып алучылар әйтүенчә, Сарман трактында бәяләр арзанрак икән.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев