Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Корея мәдәнияте көннәре үтте

Чаллыда тарихи вакыйга булды. Калабызда Корея мәдәнияте көне уңаеннан, төрле чаралар үткәрелде. Боз сараенда "Корея республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле кубогына" тхэквондо буенча бөтенроссия турниры оештырылды. Корея республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Пак Ро Бёк тхэквондоны яраткан Чаллы халкын сәламләде. "Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек Татарстан республикасы Президентының Кореяга килүеннән соң көчле импульс...

Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин спортчыларга уңышлар, казыйларга гадел хөкемдарлык итүләрен теләде. "Яр Чаллы Россия җыелма командасы составында илебезне данлаган спортчылары белән хаклы рәвештә горурлана. Корея мәдәнияте көннәре кысаларында узган бөтенроссия турнирында да аларга уңышлар юлдаш булсын", - диде. Россиянең тхэквондо берлеге Президенты Анатолий Терехов үзенең чыгышында бөтенроссия турнирының Татарстанда өченче тапкыр узуын ассызыклады.

Бу юлы ярышка 8 федераль округтан 100дән артык һәм Кореядан спортчылар килгән иде. Аллага шөкер, республикабыз спортчылары бу юлы да сынатмады. Ярышларда зур осталык күрсәтеп, алар тиңдәшсез уңышка ирештеләр. Вәкаләтле вәкил Пак Ро Бёк кубогына Татарстанның ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командалары ия булды.

Корея республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Пак Ро Бёк Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм укытучылар белән дә очрашты. "Бөтендөнья спорт, мәгърифәт, мәдәният нигезендә алга бара. Бу нисбәттән бүген Чаллыда спорт, белем бирү, мәдәният өлкәсендә халыкара чаралар үтә. Без спортчыларыбыз белән горурланабыз. Университетта 6 дөнья чемпионы, бик күп Россия һәм Европа чемпионнары бар",- дип уку йорты ректоры Фәйрүзә Мостафина кунакларны сәламләде. Студентлар кунакларга "Ай былбылым" җырын, урыс халык биюен һәм милли көрәшне күрсәттеләр.

Пак Ро Бёк әфәнде киләчәктә Корея уку йорты һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты арасында укытучылар һәм студентлар алмашу буенча ярдәм итәчәген әйтте. ЧДПУ студентларына Кореяда укып кайтырга, бу илдәге укыту системасы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Кич белән Сара Садыйкова исемендәге залда корея-татар традицион музыкасы концерты булды. Концерт "Болгар" бию театрының чыгышы белән башланып китте. Әлеге тамаша татар халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен чагылдырды. Коллективның "Армиягә озату", "Көмеш бизәкләр" вокал-хореографик композициясе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. "Болгар" ансамбле солистлары Регина Шаһиева белән Нияз Хәмәтшинның татар җырларын югары дәрәҗәдә башкарулары көчле алкышларга күмелде.

Күренекле музыкант Наил Мөхәммәтҗанов башкаруында баянда татар халык җырларыннан тезмә дә искиткеч матур булды. Кыскасы, "Болгар" җыр театры халык уен кораллары оркестры белән берлектә халкыбызның югары профессиональ мәдәниятен Корея халкына күрсәтеп, халкыбызны, Чаллыны данлады.

Концертта Корея барабанчылары ансамбле чыгышы да нур өстенә нур булды. Кунакларның чыгышын да Чаллы тамашачысы бик җылы кабул итте. Һәр чыгыш көчле алкышларга "Браво", "Бис" сүзләренә күмелде. Соңыннан "Болгар" бию театрының халык уен кораллары оркестры Корея барабанчылар ансамбле белән бергә корея һәм татар халык җырларын уйнадылар.

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында югары дәрәҗәдә зәвыклы концерт узды. Тамашачылар аннан дәртләнеп, тәэсирләнеп чыктылар. Безнең белән дә фикерләрен уртаклаштылар:

Гөлназ Хәлимова, укытучы:

- Концертларга еш йөрсәм дә, мондый зәвыклы концертны күргәнем юк иде әле. Тере музыка, тере тавыш... Ул кешегә бөтенләй башкача тәэсир итте. "Болгар" ансамбленең чыгышы татар халкы, мәдәнияте һәм Чаллы өчен горурлык хисе тудырды. Шәһәрдәшләребезгә әлеге коллективның чыгышын карарга киңәш итәм, аларны мәктәпләрдә күрсәтергә иде, чөнки "Болгар" җыр театры милли горурлык хисе тәрбияли.

Сергей Тимофеев, шофер:

- Көн салкын булгач, теләмичә генә килгән идем, концерт бик ошады. Чаллы артистлары да оста бииләр, матур җырлыйлар. Корея барабанчылары ансамбле артистларының номерлары искитмәле. Шәп концерт!

Гөлкәй Сабирова, пенсионер:

- Концерт бик матур оештырылган. Тамашачылар да зал тутырып килгәннәр. Бу Чаллы халкының профессиональ сәнгатьне бәяли белүен раслады. Шөкер, теләсә кайсы ил халкына күрсәтерлек мәдәниятебез бар, ул чит илләрнекенә караганда зәвыклы да, матур да. Бу миндә, Сибгат Хәким әйткәнчә халкыбыз өчен горурлык хисе тудырды.

Чаллыда Корея мәдәнияте һәм спорты көне оешкан төстә узды. Шәһәребез чит ил кунакларына спорт, мәгариф, мәдәнияттәге казанышларын күрсәтте. Бу исә ике арадагы үзара хезмәттәшлеккә ныклы нигез булачак. Мондый дустанә, җылы очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев