Шəhри Чаллы

Чаллыда Кәрим Тинчуринның 130-еллыгын билгеләп үттеләр

ГЭС бистәсендә урнашкан "Әдәби ишегалды" скверында "Яктылыкка илтүче театр" дип аталган кичә узды. Ул Кәрим Тинчуринның 130-еллыгына багышланды. Әдәби-музыкаль кичәне шәһәр халкы өчен Гөлзада Рзаева җитәкчелегендәге "Энергетик" мәдәният сарае коллективы үткәрде.

Кичәдә Кәрим Тинчуринның татар театры формалашуында зур роль уйнавын, аның каләме милли классика булган 27 пьеса иҗат итүен искә алдылар. Алар арасында "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", "Американ" һәм башка әсәрләр бар.

Кичәдә Тинчурин әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Вокалистлар аның пьесалары буенча куелган спектальдән җырлар башкарды. Чаллы халкы шулай ук китап күргәзмәсе белән танышты, китаплар алмашты.

Эльвира Мөхәмәтдиноваhttp: //tatar-inform.tatar/news

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: