Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе

27- 30 майда шәһәрдә 12нче тапкыр "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесе уза. Илдә финанс-икътисадый кризис булса да, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның зирәклеге һәм акыллы сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә Татарстанда социаль программаларның берсе дә кыскартылмады. Республикада балаларның юллардагы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә игътибар кимеми. Шушы көннәрдә Чаллы "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте...

27- 30 майда шәһәрдә 12нче тапкыр "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесе уза.

Илдә финанс-икътисадый кризис булса да, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның зирәклеге һәм акыллы сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә Татарстанда социаль программаларның берсе дә кыскартылмады. Республикада балаларның юллардагы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә игътибар кимеми. Шушы көннәрдә Чаллы "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Куркыныч тәгәрмәч" бәйгесендә катнашучыларны кабул итте. Шәһәребез кунакларын республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов котлады.

Быелгы ярышта 20000 артык мәктәп укучысы юл хәрәкәте иминлеге буенча үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә. Район һәм шәһәрләрдә җиңгән иң көчле 61 команда үзара көч сынаша. "Татарстанда яшүсмерләр һәм балалар өчен мөһим чаралар уза. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов талантлы, белемле укучыларга төрле яклап булыша. Без "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында ел саен катнашабыз. Юлларда техника көннән-көн арткан заманда мондый чаралар бик кирәк", - ди 7нче сыйныф укучысы Алмаз Галәвиев.

Бәйге кысаларында Чаллы укытучылары юл транспорт травмасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Малайлар һәм кызлар 1-2 сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча мастер-класста, 9-10 сыйныф укучылары "Гади чынбарлык" марафонында катнаштылар. Моннан тыш, 12нче мәктәп базасында ЮХИДИның пропаганда бүлеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә очрашулар үткәрделәр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев