Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Кыргый су асты дөньясы” күргәзмәсе ачыла

18 гыйнвар көнне Яр Чаллының Тарих һәм төбәк музеенда "Кыргый су асты дөньясы" халыкара фотокүргәзмәсе эшли башлый. Анда Индонезия, Филиппин, Куба, ЮАР, Кайман утраулары һәм планетабызның башка экзотик урыннарыннан 100 иң яхшы эш тәкъдим ителгән.

Музей хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, күргәзмә балаларга да, зурларга да кызык булачак. Анда эш авторлары белән аралашып, су асты дөньясы турында да шактый гына мәгълумат белеп булачак. Моннан тыш күргәзмәне караганнар фотобәйгедә дә катнаша алалар. Күргәзмә билетларының бәясе зурлар өчен- 150, балаларныкы - 75 сум. Ул 15 февральга кадәр эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев