Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күзәтү боҗрасында романтик вип-кабинка эшли башлады

Яр Чаллының күзәтү боҗрасы аттракционында үзенчәлекле, матур итеп бизәлгән кабинка эшли башлаган. Анда махсус интерьер да булдырып, романтик мохит тудырылган. Әлеге андый кабинка күзәтү боҗрасында берәү генә. Ул 5 нче сан астында.

Үзенчәлекле ял итү урыны ике кешегә каралган. Шуңа күрә ул гашыйк парлар арасында популяр икән. Алар өчен анда бар шартлар да булдырылган: тарелка-бокаллар белән бизәлгән өстәл куелган, тәрәзәгә зәңгәр төстәге челтәрләр эленгән. Һәркем, аттракцион администрациясе белән алдан сөйләшеп, "бүлмәгә" үзе белән эчемлекләр, ризыклар да алып керә ала икән. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле вип-кабинкада шәһәребезнең ун пары инде ял итәргә өлгергән. Аттракцион администрациясендә билгеләп үткәнчә, үзенчәлекле "бүлмә" ел әйләнәсендә эшлиячәк. Хәтта, киләчәктә күзәтү боҗрасы янында кафе да ачарга планлаштыралар икән. Вип-кабинкада ял итү билет бәясе - 500 сум. Бер тулы әйләнеш 15 минут дәвам итә. Кабинкалар 48 метр биеклеккә кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев