Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда лагерьларны тикшерделәр

Чаллыда һәм Тукай районында лагерьларда ял итүче балаларның иминлеген тәэмин итү буенча тикшерүләр үткәрелде. Карелиядә лагерьда ял итүче балалар белән берничә көн элек булган фаҗигадән соң, Россия Президенты Владимир Путин бөтен ил буенча лагерьларны тикшерергә әмер биргән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Чаллы һәм Тукай районы территориясендә...

Чаллыда һәм Тукай районында лагерьларда ял итүче балаларның иминлеген тәэмин итү буенча тикшерүләр үткәрелде. Карелиядә лагерьда ял итүче балалар белән берничә көн элек булган фаҗигадән соң, Россия Президенты Владимир Путин бөтен ил буенча лагерьларны тикшерергә әмер биргән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Чаллы һәм Тукай районы территориясендә урнашкан мәктәп яны лагерьларын, шәһәр читендәге, стационар, һәм палаткалы лагерьларны тикшерү турында хәбәр итте.

Быел Чаллыда 7 шәһәр яны лагере эшли. Болар " Звездный", "Солнечный", "Крылатый", "Следопыт", "Росинка", "Бумажник" (КБК) һәм " "Солнышко" ("Радуга" профилакторие территориясендә). Шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларына карата шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары бар. Аның нигезендә әлеге объектлар тикшерүләрне кисәтүләрсез һәм җитешсезлекләрсез үткән. Тикшерү органнары тиешле актка кул куйган.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев күрсәтмәсе белән барлык лагерьлар, тармак белгечләре, балалар иминлеге, туклануы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы оешмалар вәкилләре тарафыннан кабат тикшерелгән. Нәтиҗәләр бераз соңрак хәбәр ителәчәк. "Балаларның оешкан төстә су керүләре сулыкларда түгел, ә бассейннарда гына оештырылачак. Ата-аналардан да балаларын контрольдә тотулары сорала", - диде Рамил Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев