Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ленд Ровер машинасы янды (ФОТО, ВИДЕО)

Бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Чаллы шәһәрендә Чәчәкле бульварының 8нче йорты янында автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына 54нче янгын коткару бүлеге хезмәткәрләре, хокук сакчылары, ашыгыч ярдәм бригадасы һәм «Чаллыгаз» предприятиесе вәкилләре килә. Янгын сүндерүчеләр машина капотыннан куе кара төтен чыгуын күреп ала.



2015 елгы ак «Ленд Ровер» йортлар арасында машина кую урыны булмаган җирдә калдырылган. Янгын нәтиҗәсендә транспорт чарасының мотор өлешенә зыян килгән. Белгечләр машина системасы һәм механизмнары төзек булмаган дип фаразлый. Видео

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев