Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда лидерларны сайладылар

Шәһәребезнең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерларын һәм иң яхшы җитәкчеләрен ачыкладылар. Яр Чаллының "ИТ-парк"ында "XXI гасыр лидеры" Бөтенроссия бәйгесе шәһәр этабының финалы узды. Анда 50 гә якын яшь җитәкче катнашты.

"XXI гасыр лидеры" бәйгесе Россия яшьләр сәясәтендә мөһим вакыйга булып санала. Ул федераль министрлыклар һәм ведомстволар, илебезнең эре яшьләр иҗтимагый оешмалары ярдәме белән үткәрелә. Анда җиңү яулаганнар, яшь талантларга ярдәм итү программасы буенча, Россия Федерациясе Президентының исемле премиясенә дә лаек булалар. Яр Чаллыда әлеге бәйге 2006 елдан бирле үткәрелә. Шул вакыт аралыгында 600 ләп яшь лидер бәйгедә җиңеп, автокала исемен ил күләмендә яклады.

"XXI гасыр лидеры" бәйгесе берничә этапта уздырылды. Беренчесендә катнашучыларның портфолиолары бәяләнде. Аларны яшь лидерлар 23 гыйнвардан алып 16 февральгә кадәр җибәргән иделәр. Быелгы бәйгедә аларны шәһәребезнең 24 иҗтимагый оешмаларының 46 лидеры һәм җитәкчесе җибәрде. Иң яхшы портфолио авторларын бәйгенең икенче этабына чыгардылар. Ул 24 һәм 25 мартта үткән иде. Анда лидерлар үз проектларын күрсәтеп, төрле эшлекле дискуссияләрдә һәм уеннарда катнашып, иҗади номерлар да әзерләделәр. Алар белән танышып чыкканнан соң, "XXI гасыр лидеры" бәйгесе шәһәр этабының җиңүчеләрен төрле номинацияләр буенча билгеләделәр.

Нәтиҗәдә, балалар иҗтимагый оешмалары арасында лидер булып "Балалар мәрхәмәтлелек ордены"нда шөгыльләнүче Анна Филиппова танылды. Яшьләр иҗтимагый оешмалар арасында, 18 яшькәчә аралыкта, беренчелекне "Ирекле территория" оешмасында шөгыльләнүче Анна Кузнецова алды. 25 яшькәчә аралыкта лидер исеменә "Синең балачагыңның инициаторлары" («Инициаторы твоего детства») иҗтимагый оешмасында шөгыльләнүче Эльза Җәббәрова ия булды. Югары һәм һөнәри уку йортларының студентлар иҗтимагый оешмалары арасында "Шәһәр студентлар советы"ның лидерына Чулпан Кәлимуллинага тиңнәр булмады. "Яшьләр иҗтимагый оешмалар җитәкчесе" номинациясендә уңыш "Волонтеры Победы" проектының координаторына Татьяна Талапинага елмайды. Балалар иҗтимагый оешмалар арасында иң яхшы җитәкчесе булып "Синең балачагыңның инициаторлары" җитәкчесе Вероника Холодилова танылды. 26 яшьтән өлкәнрәк булган "Яшьләр иҗтимагый оешмаларының их яхшы җитәкчесе" булып шәһәребездә "Чүп-чар. Бүтән. Юк." Экологик хәрәкәтен оештырган Гүзәл Красноперова булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар Казанда сентябрь аенда узачак "XXI гасыр лидеры" бәйгесенең республика этабында да катнашыр дип көтелә.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X